Айрат Фаррахов: Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертте

 Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының элеккеге медицина хезмәте башлыгы Айрат Фәррахов билгеләп үтте.

«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, дәүләт эшлеклесе, данлыклы медицина династиясенең лаеклы вәкиле, минем дустым булган кешенең — Марат Наил улы Садыйков вафатына бәйле туганнары, якыннары, медицина тармагы хезмәткәрләре белән бергә тирән кайгыда», — дип язды парламентарий үзенең телеграм-каналында.

«Ул безнең арабыздан бик иртә, вакытсыз китте. Марат Наил улы Татарстан сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертте, тармак өчен тагын да күп нәрсә эшләргә теләде һәм булдыра ала иде, әмма язмышы шулай гаделсез булып чыкты. <…> Мин аның турындагы якты истәлекне мәңгегә күңелемдә саклармын», — дип өстәде Фәррахов.

Ул Марат Садыйковның әтисе РФ атказанган табибы Наил Садыйковның һәм бөтен гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты.

Марат Садыйков бүген 54 яшендә вафат булды. Ул 29 гыйнвар иртәсендә үзенең ятагында үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе йөрәк туктау булган. Министрны җирләү иртәгә Мирный бистәсендә булыр дип көтелә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

 


Фикер өстәү