Татарстанда ковидка каршы 1312 доза плазма әзерләнгән

Бүген Казанда Республика кан салу үзәгендә пандемия чорында волонтерлык проектларын тормышка ашыру һәм медицина оешмаларын кан плазмасы белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә булды. Анда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Римма Ратникова, министрлыклар, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Айрат Фәррахов, очрашуны ачып, бер ел элегрәк коронавирус кичерүчеләрдән кан плазмасы алу проекты башланып китүен, плазманың хастаханәләрдә авыр хәлдә ятучы сырхауларны коронавирустан дәвалау өчен кулланылуын искә төшерде. Шушы вакыт эчендә ковидка каршы барлыгы 1312 доза плазма әзерләнгән, шуның 1147се дәүләт медицина оешмаларына тапшырылган. Депутат әйтүенчә, проектны тормышка ашыруда волонтер-медиклар ярдәм итә.

Шул ук вакытта Айрат Фәррахов донорлар саны артуны канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте. Республика кан салу үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елда 24,2 мең кеше кан бирсә, быел 9 айда бу сан 27,3 меңнән артып киткән.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова медицина оешмаларына дарулар китерүгә, хастаханәләрдә сырхауларны кабул итүне, карауны оештыруга ярдәм итүче волонтерларның эшчәнлеген югары бәяләде. “Пандемиянең беренче көннәреннән үк республикада волонтерлык үзәкләре эшли башлады, “Кайнар линия”ләр ачылды, кешеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелде, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген бу эшкә башкалары да өстәлде. Ковидка каршы алгы сафларда көрәшүче табиблар һәм медикларга ярдәм таләп ителә. Волонтер-медикларның бу җәһәттән ярдәме – бәяләп бетергесез зур. Алар хастаханәләрдә, шул исәптән “кызыл зона”ларда, поликлиникаларда эшли”.

Комитет рәисе әйтүенчә, бүген медицина оешмалары, волонтерлар транспортын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Бу мәсьәләне “Бердәм Россия” партиясе һәм волонтерлар белән берлектә хәл итәчәкбез, диде Захарова. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүчеләр арасында вакцинациянең файдасы турында аңлату эшен дә көчәйтергә кирәк. “Кызганычка, безнең җәмгыятьтә гади генә хакыйкатьне аңламаучылар да күп. Аларга, “мин прививка ясаттым, син дә ясат”, дип әйтү генә җитми”, – диде ул.

Киңәшмә азагында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов иң актив волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.


Фикер өстәү