Росгвардиячеләр “Росплазма” филиалында кан биргән

Росгвардия ведомстводан тыш сак хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре ведомство оештырылуга 70 ел тулу алдыннан кан бирү акциясендә катнашкан. Чара “Росплазма” “Россия медицина фәнни-җитештерү үзәге” оешмасының Казандагы филиалында узган.

Росгвадия идарәсе хезмәткәрләре беренче тапкыр оешкан төстә узган елның ноябрендә кан биргән булган. Шуннан соң алар мондый акцияләрдә даими катнаша.
Ведомство хезмәткәрләре арасында, тәҗрибәле донорлар белән беррәттән, бу изге адымны тәүге тапкыр ясаучылар да бар. Аларның барысы да мондый чараның әһәмиятен яхшы аңлый.
“Росплазма” филиалы белгечләре әйтүенчә, сәламәт кешегә кан бирүнең бернинди дә зыяны юк. Киресенчә, файдалы гына, чөнки аның компонентлары яңара. Кан бирү дигәч тә, аның плазмасы гына алына, ә элементлары донорның организмына кире кертелә. Шуңа күрә организм инде өч тәүлек эчендә тулысынча торгызыла.

Плазма биргәнче, донор башта медицина тикшеренүе уза. Плазмадан биохимик тикшерүләр үткәрү өчен пробалар алына. Шулай итеп, төрле чирләргә (ВИЧ, гепатит В, С һ.б.) антитәнчекләрнең булу-булмавы ачыклана. Тикшеренү нәтиҗәләре, кирәк дип санаса, донорның үзенә дә бирелә. Шуннан соң плазма 4 ай буе карантинда тотыла. Шушы вакыт эчендә инфекцияләр табылмаса, үтә мөһим препаратлар – “Альбумин” һәм “Иммуноглобулин” җитештерүгә җибәрелә.

Донорга бушлай медицина тикшерүен узу, эшеннән ике ял көне һәм туклану өчен компенсация алу мөмкинлеге бирелә. Ә инде 60 тапкыр плазма биргән кеше “Россиянең мактаулы доноры”на әйләнә.
Бу акция кысаларында 10 литрга якын кан плазмасы тапшырылган.


Фикер өстәү