Ышандыра, акчасыз да калдыра: Татарстанда яшәүчеләр 200 миллион сумнан артык акчаларын мошенникларга күчергән

Күңелне алдалыйлар. Махсус операция башланганнан соң бераз тынып торган мошенниклар кабат эшкә керешкән. Хәзер алар корбанын махсус операциядә катнашкан, мобилизациягә эләккән кешеләргә ярдәм җыябыз ише сүзләр белән дә төп башына утырта икән. Бу җинаять, нигездә, телефон аша кылына.

– Августта мондый төр җинаятьләр саны кабат арта башлады. Моның билгеле бер дәүләт территориясендә яшәүчеләр шөгыльләнә дип өздереп әйтә алмыйм, әмма шулай дип уйларга җирлек бар, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең бүлек җитәкчесе Марина Шнитенкова журналистлар белән очрашуда.

Мошенниклар махсус операциягә киткән, мобилизациягә эләккән кешеләргә генә түгел, качакларга да ярдәм итәбез дип алдап акча җыя. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә шундый ысул белән Лениногорск районы башлыгын да төп башына утырта язды алар. Ставрополь краенда яшәүче ир-ат, мобилизациягә эләккән егетләргә ярдәм җыям дигән булып, аннан 60 мең сум акча сораган. Мордовия Республикасы башлыгы да мошенниклар корбанына әверелгән. Кырыгалдарлар аннан 230 мең сум акча таләп иткән. Якын арада бу эшләр судта каралачак.

Кырыгалдарлар электән яратып кулланган алдау ысулларын да онытып бетерми анысы. «Туганыгыз юл һәлакәтенә очрады», «сезнең счеттан билгесез затлар акча урламакчы була» ише ялган сәбәпләр белән халыктан акча каеруын дәвам итә алар. Рәсми саннардан аңлашылганча, ел башыннан бирле Татарстанда телефон аша кылынган 10 меңләп мошенниклык очрагы теркәлгән. Алар аркасында республика халкы 200 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Бу – татарстанлылар кырыгалдарларга көн саен 733 мең сум акча күчергән дигән сүз.

Татарстан дистанцион рәвештә кылынган җинаятьләр саны буенча, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре белән Краснодар краеннан соң, Россиядә дүртенче урынга чыккан. «Татарстан – халкының керемнәре югары булган икътисади яктан алга киткән төбәк. Мошенникларны шул ягыбыз белән җәлеп итәбез дә инде», – ди Марина Шнитенкова.

Телефон аша кылынган мошенниклык очракларының 90 процентында кырыгалдарлар сүзен «туганыгыз юл һәлакәтенә очрады» диюдән башлый. Мондый сүзгә берәү дә битараф калмаячак, билгеле. Марина Шнитенкова сүзләренә караганда, быелның өченче кварталында гына да шундый ысул белән җинаять кылган 98 кеше тоткарланган. Аларның сүзенә ышанып, татарстанлылар өч ай эчендә 17 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Күбрәк өлкәннәр алдана. Әле күптән түгел генә Казанда яшәүче бер әби «бәлагә тарыган» баласына ярдәм өчен мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән. Ул гына да түгел: шәһәр үзәгендәге 13 миллион сумлык фатирын ярты бәясенә генә сатып, торыр җирсез дә калган ул. «Шуңа күрә ниндидер шикле счетларга акча күчерер алдыннан иң элек полициягә шалтыратыгыз», – дип киңәш итә белгечләр.

Мошенникларның дүрттән бере: «Билгесез затлар сезнең счеттан акча урларга маташа», – дип алдалый. Быелның өченче кварталында республика халкы аларга барлыгы 50 миллион сум акча күчергән. «Мондый төр сүзләргә еш кына 30–49 яшь арасындагы кешеләр алдана. Даими эше, табышы булган кешеләр бу», – ди Марина Шнитенкова.

Белгечләр бу урында даими рәвештә кабатлап килгән гади генә кагыйдәләрне искә төшерергә мәҗбүр. Банк хезмәткәрләре беркайчан да билгесез номерлардан шалтыратмый, шәхси мәгълүматны, телефонга килгән кодны әйтүне сорамый. Шикле зат белән сөйләшүеңне чамалап алуга ук телефонны куеп, полициягә шалтыратырга киңәш итә алар.

Сүз уңаеннан, соңгы арада мошенниклар телеграм-каналда да активлык күрсәтә башлаган. Шикле счеттан акча салдырып бирү кебек кырын гамәлләрне башкару өчен кешеләрне нәкъ менә шуннан эзли алар. Шуңа күрә белгечләр «Телеграм»дагы эш тәкъдим иткән игъланнарга сагаеп карарга куша.

– Мондый ысул белән акча эшләп калырга теләүчеләрне кисәтәсем килә. «Телеграм»дагы билгесез затлар сезгә фәлән әбинең өенә барып акча алып кайткан, шикле счеттан акча салдырып биргән өчен бер нәрсә дә булмаячак, дип ышандырса да, чынлыкта бу адымыгыз өчен сезгә дә җавап бирергә туры киләчәк. Россия Җинаять Кодексының 159 маддәсе нигезендә моның өчен ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Мошенниклар ничек кенә оста булса да, без мондый җинаятьләрне ача беләбез. Хәтта күрше төбәкләрдән эш итүчеләрнең дә эзенә төшәбез! – дип кисәтте Марина Шнитенкова.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү