Ышанма сүзенә: мошенниклар урлаган акчаны ничек кире кайтарырга?

Кисәтә торалар, алдана торабыз. Кызганыч, мошенникларга бәйле вазгыять әле һаман әнә шушы кыска гына формулага барып тоташа. Аларның бик оста психолог икәнен дә, яңадан-яңа алдау ысулларын уйлап чыгарып торуларын да бик яхшы беләбез югыйсә. Уяулыкның чиге кайда? Мошенник төп башына утырткан очракта ни эшләргә? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде. 

 

Сан

  • Үзәк банк мәгълүматларына караганда, узган ел мошенниклар ил халкының 15,8 миллиард сум акчасын урлаган. Ел дәвамында кырыгалдарлар 1,17 миллион ялган операция башкарган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 33 процентка күбрәк, ди белгечләр. Узган ел Татарстанда дистанцион рәвештә кылынган мошенниклык аркасында халыкка 4,223 миллиард сумлык зыян салынган. Урланган акчаның нибары 261,8 миллион сумын гына кире кайтара алганнар. Телефон аша халыкны төп башына утырту буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында әле дә булса беренче урында кала бирә. Ил күләмендә исә республика бу яктан бишенче урында.

Чират – студентта

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында да мошенниклар тарафыннан иң еш кулланылган алдау ысуллары турында сөйләштеләр. Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов республика хокук сакчыларының 645 тапкыр чит төбәкләргә командировкага барып, дистанцион рәвештә халыкны алдап яткан 321 кырыгалдарның эзенә төшүен искәртте.

– Узган ел мошенникларга ярдәм иткән арадашчы курьерларны да, алдагы ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк тоткарладык. Шуларның 144е – безнең республикада яшәүче 16–23 яшьлек кешеләр. Алар мошенник корбаныннан акчаны барып алып, шуны алдан әйтелгән счетка күчерергә тиеш булган. Моны безгә дошман булган илдә яшәп ятучы җинаятьчеләр өйрәтеп ятуын да белеп эшләгән алар. Быелның гыйнвар аенда шундый кырын эшкә кереп киткән берничә студентны тоткарларга өлгердек инде. Дүртесе дә Аксубайның универсаль технологияләр техникумында укый. Алар Зәй, Чистай, Мамадыш һәм Азнакай районнарында яшәүче беркатлы әби-бабайларны алдап йөргән. Өч ай эчендә аларга барлыгы 3 миллион сумнан артык матди зыян салынган, – дип сөйләде Соколов.

Билгеле булганча, күптән түгел хокук сакчылары мошенникларның арадашчыларын да җинаять җаваплылыгына тарта башлады. Элегрәк курьер булып еш кына таксистлар йөргән булса, соңгы арада алар бу эштән баш тарта башлаган. Шуңа күрә бүген җинаятьчеләр үзләренә ярдәмчене, нигездә, «Телеграм» каналы аша таба икән. Яшүсмерләр дә бу тозакка, нигездә, әнә шул рәвешле каба. Шуңа күрә, эш тәкъдим иткән белдерүләрдә нәрсәнедер илтеп биргән, алып кайткан өчен бик зур акча вәгъдә итсәләр, шикләнергә кирәк, ди белгечләр.

Мошенникларга каршы көрәш максатында кабул ителгән законнар да вазгыятьне үзгәртә алмый. Хәтерләсәгез, ике ел элек шундый кануннарның берсе үз көченә керде. Аның нигезендә кәрәзле элемтә операторларына шикле тоелган, кырыгалдарлык очракларында кулланылган номерларны автомат рәвештә «туңдыру» хокукы бирелде. Әмма вазгыять әллә ни үзгәрмәде. Хәзер белгечләр быелның июленнән гамәлгә керәчәк канунга зур өмет баглый. Аның нигезендә банк клиентларына югалткан акчаларын тулысынча кире кайтарырга тиеш булачак. Әмма бу акча банк гаебе белән юкка чыккан очракта гына кире кайтарылачак. Әгәр кешенең акчасы күчерелгән счет Үзәк банкның «кара исемлеге»ндә һәм банк анда акча күчүгә юл куйган икән, ул клиентына югалткан акчаларын кире кайтарырга тиеш булачак.

 

Соңгы арада мошенниклар яратып кулланган алдау ысуллары

«Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, полициядән шалтыратабыз»

Һәр ике очракта да кырыгалдар кешенең исеменә кредит алырга яки аның счетындагы акчаны урларга маташулары турында сөйли. Узган ел Татарстанда теркәлгән мошенниклык очракларының 39 проценты нәкъ менә шундый юл белән кылынган. Шундый очракның соңгысы узган елның декабрендә теркәлгән. Мошенниклар Казанның Авитөзелеш районында яшәүче бабайны, төп башына утыртып, 8 миллион сум акча сораган. Бабай аны түләү өчен 4 миллион сумга фатирын саткан.

«Кая яшәгәнеңне беләм»

Схемасы гади: телефонга шалтыраткан билгесез зат үзенең тиздән иреккә чыгачагын һәм аның кая яшәгәнен белүен әйтә, акча әзерләп куярга куша. Кеше бер шоктан айнырга да өлгерми, шундук башка номердан икенче берәү шалтыратып, үзенең полициядән булуын әйтә һәм: «Әле генә сезгә шикле номердан шалтыратканнар. Җинаятьченең эзенә төшәргә ярдәм итсәгез иде. Якындагы сәүдә үзәгенә килегез, үзегез белән акча да алырга онытмагыз. Җинаятьче сезнең кулдан акча алганда, аны шундук эләктереп алачакбыз», – дип башны әйләндерә.

«Милкегезне тартып алырга маташалар»

Мондый ысул белән, нигездә, әби-бабайларны төп башына утырталар. Мошенниклар аларга шалтыратып, билгесез затларның аларның фатирын үз исеменә күчерергә маташуларын әйтә һәм, алар аны үз исеменә күчерергә өлгергәнче, фатирны тиз арада сатарга киңәш итә. Шул арада риелтор да килә, милекне сатып алучы да табыла. Шул рәвешле кеше фатирсыз да, акчасыз да кала. Узган ел бер Мәскәүдә генә әлеге юл белән алданган 20 пенсионер урамда калган.

«Картагызның срогы чыга»

Башта кешегә элемтә компаниясе исеменнән шалтыратып, сим-картасының яраклылык вакыты чыгуын хәбәр итәләр. Иртәгә телефоннан шалтыратып та, интернетка кереп тә булмаячак, шуңа күрә тиз арада яңасын чыгарырга кирәк, янәсе. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тиз арада эшләп була дип ышандыралар, кешенең паспорт, СНИЛС номерларын соратып алалар. Аннары аның порталдагы шәхси битен җимереп, аның исеменә кредит рәсмиләштереп куялар.

«Отышлы инвестиция ясагыз»

Мошенниклар биржа фондына акча кертеп, аннан көненә 100–200 процент күләмендә табыш алырга тәкъдим итә. Бу очракта да кырыгалдар, нигездә, телеграм-канал аша эш итә. Күптән түгел Түбән Камада яшәүче пенсионер биржа фондында шушы юл белән акча эшләргә теләп, 3 миллион сум акчасыннан колак каккан. Узган ел республикада мошенниклар тарафыннан алданучыларның 18 проценты нәкъ менә отышлы инвестистиция ясарга теләп, ярык тагарак янында калган.

 

Фикер

Динара Хәмәтвәлеева, КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы:

– Белем һәм IQ дәрәҗәсе югары булган кеше дә мошенник корбанына әверелергә мөмкин. Монда кешенең шәхси сыйфатлары күбрәк роль уйный. Артык ярдәмчел кеше, гадәттә, мошенниклар тарафыннан ешрак алдана. Җиңел баюга кызыккан кеше дә бу капкынга тиз эләгә. Артык курку да зыянлы. Банкның куркынычсызлык хезмәте, полиция ише сүзләрне ишетүгә, кеше югалып калырга, куркудан үзе турында бөтен мәгълүматны әйтеп ташларга мөмкин. Шуңа күрә куркуны да җиңә белергә кирәк. Кешегә иярергә яратучылар да харап булырга мөмкин. «Менә монда күп кеше акча эшләде инде» дигән сүзне ишетүгә, килеп каба алар. Шуңа күрә телефон аша билгесез затлар белән гомумән сөйләшмәскә, сөйләшкән очракта да һәр нәрсәгә тәнкыйть белән карарга, анализларга кирәк. Телефонның икенче очындагы кеше сезне ашыктыра, басым ясый, артык тырышып үгетли, ике сүзнең берендә исемегезне әйтеп, ышанычыгызны яуларга тырыша икән – шикләнергә җирлек бар. Мошенникларның яратып кулланган ысуллары бу. Аларның эмоциональ интеллекты бик югары. Алар кешенең күңел халәтен шундук сизеп ала, алга таба шуннан чыгып бик оста эш итә.

Динара Хәмәтвәлеева

 

Алданган очракта ни эшләргә?

Юрист Роман Архипов киңәшләре

  1. Әгәр мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштергән яки исәп-хисап счетындагы акчагызны урлаган икән, иң беренче эш итеп, алдануыгызны күрсәтеп, полициягә гариза язарга кирәк.
  2. Ялган юл белән сезнең исемгә кредит алынуын әйтеп, банкка да гариза язасы булачак. Гаризага полициягә язган гаризагызның күчермәсен дә беркетегез. Шулай ук банктан кредит счеты буенча өземтә бирүләрен сорап та гариза язарга кирәк.
  3. Полициядә сезнең эшне кемгә тапшыруларын ачыклап, шул кеше белән күрешеп сөйләшергә кирәк. Биредә сезнең мошенниклар тарафыннан алдануыгызны дәлилләгән документлар (исәп-хисап счетыннан өземтә, мошенниклар белән мессенджерларда язышканны исбатлаучы скриншот һ.б.) җыярга кушачаклар.
  4. Гадәттә, кредит кырыгалдарлар тарафыннан рәсмиләштерелгән очракта, алар акчаны башка счет яки картага күчергән була. Ул кредит счеты буенча өземтәдә күренәчәк. Тикшерүче соравы буенча банк шушы карта яки счетның кем исеменә ачылганлыгы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бу очракта югалткан акчаны кире кайтару ихтималы бермә-бер арта.

Узган ел кемнәр күбрәк алданган?

(Үзәк банк мәгълүматлары буенча)

14–19 яшьлекләр – 10,1 процент

20–24 яшьлекләр – 8,3 процент

25–44 яшьлекләр – 37,8 процент

45–64 яшьлекләр – 28,4 процент

65 яшьтән өлкәнрәкләр – 15,4 процент

 

Ир-атлар – 44,5 процент

Хатын-кызлар – 55,5 процент


Фикер өстәү