Африканың көнбатышында Буркин-Фасода РФ Президенты Владимир Путин исемендәге самбо буенча беренче халыкара турнир узды. Бу хакта 25 февральдә Burkina24 газетасы хәбәр итте.
«Буркин-Фасоның спорт ассоциациясе «Африка инициативасы» ассоциациясе белән хезмәттәшлектә бу шимбәдә, 2024 елның 24 февралендә, Уагадугага «Владимир Путин турниры» дип исемләнгән самбо буенча беренче турнир уздырды, — дип хәбәр итә журналистлар.
Билгеләп үтелгәнчә, ярышларда Сахель дәүләте (AES) һәм Россия спортчылары катнашкан. Буркин-Фасодан Алира Абдул Малик җиңү яулаган. Икенче урында — Дрисс Траоре, ә бронзаны россияле Магомед Алиев алган.