Хәзрәт белән атакайлар хоккей турнирында көч сынашачак

Хәзрәтләр, атакайлар да, кулларына кәшәкә тотып, бозга чыгачак. 1 февральдә Казанда хоккей буенча «Дуслык Кубогы» III бөтенроссия турниры башлана. Анда илнең алты төбәгеннән 250 спортчы катнашачак. Быелгы турнирда беренче тапкыр кызлар да алка сугачак.

«Дуслык Кубогы» хоккей турниры Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе тәкъдиме белән оештырыла. Әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында Татарстан Хоккей федерациясенең вице-президенты Андрей Рябов әйтүенчә, башка бер җирдә дә моңа охшаш турнир юк. Турнирга КХЛ президенты Алексей Морозов, атаклы совет хоккейчылары Александр Якушев, Владимир Мышкин, Ирек Гыймаев кунак итеп чакырылган.

– Республикада төрле дин вәкилләре катнашында спорт ярышлары уздыру традициягә әйләнде. Спорт ул – берләшү, бөтен халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы. Быел турнир тагын да зуррак мәгънәгә ия, чөнки ул безнең ил өчен катлаулы чорда уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы төрле дин һәм милләт вәкилләрен уртак максат берләштерә, – диде Андрей Рябов. Оештыручылар турнир барышында ватанпәрвәрлеккә, хәрби операция геройларын олылауга игътибар бирәчәк.

Татарстан Хоккей федерациясе вице-президенты әйтүенчә, быелгы ярышлар да узган елгы кебек чын хоккей фестиваленә әйләнәчәк. Турнирда яңа командалар да катнашачак. Башка еллардан аермалы буларак, кызлар да алка кертергә тырышачак.

1 февральдә Спорт сараенда узасы тәүге очрашуда башкаланың «Добрыня» һәм «Миллениум» командалары көч сынашачак. Журналистлар: «Киләсе елларда башка дин вәкилләрен дә чакырырга җыенмыйсызмы?» – дип тә сорады. Бу сорауга Андрей Рябов: «Бүген чикләүләр чорында вазгыять икенчерәк. Әмма без дуслык, татулык турында сүз барганда, теләсә кайсы тәкъдимгә ачык», – дип җавап бирде.

Узган елгы ярышларда бер командада мөселман, христианнар бергә уйнаган. Быел да шундый катнаш уен булырмы? Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфат хәзрәт Хәсәнов имамнар белән атакайлар кара-каршы түгел, берләшеп уйный торган уенның да булачагын әйтте.

Андрей Рябов әйтүенчә, ярышларда күңелне кузгата торган уен да бар. Физик мөмкинлеге чикле булган балалар катнашында «Хоккей һәркем өчен» хәйрия очрашуы узачак. Инвалид арбасына утырган балалар да Спорт сарае бозына кәшәкә тотып чыгачак.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү