Мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннары, әниләре һәм балаларына аерым игътибар күрсәтеләчәк

Узган ел республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Бер караганда, ил-көнгә бәйле сәбәпләрне исәпкә алсак, бу аңлашыла да. Әле бит хезмәт, мәгариф, сәламәтлек, гаилә, көнкүреш мәсьәләләренә бәйле зарлар да беркая да югалмый. Зарларга җавап табыламы? Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында узган елга хисап тоттылар.

Кеше хокукларын бозу очраклары турында төрле чыганаклардан беләләр. 2022 елда республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына халыктан 5171 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Шул исәптән ГЛОНАСС системасыннан 1575 хәбәр алганнар. «Халык контроле» хезмәтендә урын алган 90 меңләп мөрәҗәгатьнең 6 меңнән артыгын вәкаләтле вәкил үз контроленә алган. Бер ел эчендә 78 тапкыр гражданнарны кабул итү уздырганнар. 623 кешегә ярдәм күрсәтелгән.

2022 ел мобилизация шаукымы белән дә истә калыр. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге дә шуңа бәйле, билгеле. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, мобилизацияләнүчеләрдән, аларның туганнарыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Юстиция министрлыгы белән берлектә мәгълүмати-консультатив төркем дә оештырганнар, хокукый ярдәм күрсәткәннәр.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, халык сорауларының күп өлеше хезмәт урынындагы мөнәсәбәтләр, гаилә, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф мәсьәләләренә дә кагыла. Җаваплы министрлыклар белән берлектә былтыр 8 «кайнар элемтә» уздырганнар. 409 шалтырату кабул иткәннәр. Бигрәк тә хатын-кызлардан сораулар күп килгән.

Коллегия утырышында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да катнашты. Хисапны тыңлагач, вице-премьер үз тәкъдимнәрен дә әйтте.

Иң элек бу мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләренә бәйле иде. «Мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннарына, әниләренә һәм балаларына аерым игътибар күрсәтү кирәк. Бу барлык хакимият органнарына да кагыла. Ведомствоара хезмәттәшлек кирәк. Бу юнәлештә һәр сектор өчен барлык бурычлар да төгәл билгеле», – диде ул.

Моннан тыш җыелышып сөйләшү, «кайнар элемтә», «туры эфир», районнарга чыгу, урыннарда эшләү кебек чараларны арттырырга кирәк дип тә әйтте. Кайберләрен даими итү дә ярар иде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән нәтиҗәле эшләү бурычы да кала бирә. Монысын да системалы рәвештә башкару мөһим.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү