Мөслим районында тимурчылар ялгыз әби-бабайларга кар көрәргә булыша

Мөслим районындагы Күбәк мәктәбенең 8 сыйныф волонтерлары өлкән яшьтәге әби-бабайларга, ветеран укытучыларга булыша. Яз-көзләрен обелиск янын чистарталар, кышын карын көриләр.

Күбәк, Яңа Карамал, Түреш авыллары бер җирлеккә карый. Анда бүген 353 пенсионер исәпләнсә, шуларның 72се – инвалидлар. Тимурчылар аларны да үз ярдәменнән ташламый. Кар яуган саен көрәкләрен күтәреп, булышырга баралар икән.

Күптән түгел ялгыз яшәүче Кифая апа Фатыйхованың  да ишегалды, капка төпләрен ял иттереп көрәп киткәннәр. Нуруллиннар гаиләсенең дә хәлен белешкәннәр. Алар 50 ел бергә тату гомер кичерә. Икесе дә лаеклы ялда. Рәшидә апа мәктәптә 40 ел укыткан. Рәшит абый бүген ветераннар советы рәисе булып эшли, “Сүнмәс дәрт” клубында да чыгыш ясый.

– Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек. Тимурчылар кышын кар көри, язын-көзен бакча, хуҗалык эшләрендә булыша. Өлкәннәр аларның килүен көтеп ала. Кылган игелекләренә сөенеп, рәхмәт укыйлар. Дөньяны игелек коткара, диләр. Һәммәбез дә игелек кылып яшәргә онытмыйк, – ди 8 нче сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Гәрәева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү