Авылда берүзе яшәүче Нурулла  абый: «Сау-сәламәт булганда, бернинди шәһәргә китү юк. Мин шулай карар кылдым» 

Беткән авылда алты ел утсыз яши алыр идегезме? Узган гасырда түгел, бүгенге заманда. Кукмара районының  Тәмле Чишмә авылында Гайфетдиновлар  йортын   8–9 ел элек керосин лампасы яктырткан әле. Авылда алты йорт булса да, нибары бер генә гаилә яши. Җәйгә  яшәргә дип кайткан Роза апа  шәһәргә киткәч,  Нурулла абый тагын ялгызы калачак.  

«Тәмле чишмә» кем өчен ага?

Нигә  беренче чиратта шундый матур исемле авыллар бетә икән ул? Без Әгерҗедәге Чәчкә, Буа районындагы Аккүл, Әлкидәге Юксыл авылларының пыскып ятканын күрдек. Ә бу юлы Тәмле Чишмәгә килеп барыш. Исеме дә шул чишмә хакына кушылгандыр, тизрәк шуны эзләп табасы, суыннан авыз итәсе иде. Таптык без аны, әгәр Нурулла абый чишмәне коткармаса, аның «күзләре» күптән кипкән булыр иде. Ул аны чистарткан, озын итеп улак сузган. Инеш аша йөрер өчен басма салган. Менә шулай итеп, аңа икенче сулыш биргән. Ага тәмле чишмә, сулары инешкә кушылып үз юлын дәвам итә. Капка төпләрендә кое булса да, Нурулла абый суны тәмле чишмәдән ташый. Авылда тагын бер кизләү бар әле. Чишмәләрнең гомере бар, ә авылныкы ничек булыр?

Җир астыннан – авылга…

Бер  генә  кеше яки гаилә  яшәгән  авылларга кереп  килү дә башка төрле ул. Сукмагы кая соң? Кемнеңдер хуҗалыгы утар кебек, кемнекендер дистәләгән йортлар арасыннан соңгы могиканны эзләгән кебек эзләп табарга кирәк. Әйтерсең, авылы бар, кешеләре  вакытлыча гына чыгып киткән. Җимерек йортлар арасында йөрү күңелгә тагын да авыррак.  Эше булмаса, яшьләре китсә, теләсә нинди гөрләп торган авылны шундый язмыш көтәргә мөмкин. Уйлыйсы да килми бу хакта. Тәмле Чишмәдә искелек юк, аңа сорылык иңмәгән. Әнә Нурулла абыйның капкасыннан ук нур бөркелә. Тимердән  «бисмилләһи рахмани рахим» дип язып куйган.  Капка төбендә – кое, аны җирле үзидарә казырга булышкан.  Элемтә өчен таксофон бар. Монда киресенчә, тормыш башлана гына кебек.  Кошлар сайрый, бал кортлары безелди. Бер эшмәкәр авылда умарта тота. Тәлгать Сөнгатуллин Кукмарадан килеп, аңа умартачылык эшендә булыша. Балчы абзый – үзе бер дөнья.  Аңа кеше аягы басмаган, табигате чиста булмаган урыннар ошый икән. Хәрби булса да, күңелендә романтика бар. Безгә түбә кыегына оялаган кошларны күрсәтә. «Сойка»ларның әниләренә Җәмилә дип кушарга өлгергән. Утырткан агачлары, бал кортлары турында сөйли.  Миләшкә грушаны ялгаган. Үзенең шифалы рецептлары белән бүлешә. Авылда йөргәндә корт чага күрмәсен дип махсус киемгә кадәр күтәреп чыккан.  Кешеләрендә ихласлык, гадилек  бар.

Йортлар тәртиптә,  авылдашлары туган нигезләрен онытмыйлар, димәк. Нурулла абыйның тамырлары юк монда. Үзе күрше Чокырча авылы егете.  Тәмле Чишмә – Роза апаның әби-бабайларының нигезе. Әбисенең өе ике катлы булган.

– Чиләбе өлкәсендә 42 ел шахтада эшләдем. Анда без авыл җирендә тордык. Агач өйне таш диварларга алыштырасым килми. Югыйсә Казанда бер бүлмәле фатирыбыз бар. Әмма бүрәнәле авыл йортында, саф һава сулап, чиста су эчеп яшәүне күпкә артыграк дип саныйм. Үзем генә яшәсәм дә, кыргыйдыр бу  дип караучылар юк. Кыш көннәрендә аучылар карчана белән ауга килә. Бабай, без тагын килдек әле, диләр. Бергәләп чәй эчәбез. Аларны мин туганнарым кебек көтәм,  – ди Нурулла ага.

Мич тартмый башлады әле…

Без килгәндә, Нурулла абыйның мич чыгарып ятышы  иде. Тирә-яктан миччеләрне эзләп караган да, аптырагач  үзе тотынган. Ничек тә булса, берәр атнадан салып бетерергә исәбе.  Әллә ни тәҗрибәсе дә юк, Чиләбедә үз йортлары белән яшәгәндә чыгаргалаганы булган. Бу мич өйне генә җылытып калмыйча,  анда  тәмле ризыклар да пешәчәк әле. Моны безгә сер итеп күршедәге умартачы Тәлгать абый әйтте. Кунак кызы кебек кадерләп кенә тота икән Розасын. Аларның бергә яши башлауларына – 55 ел. Чыбык очы туганнар да әле алар.

– Нурулла абый бик булган кеше ул. Хатынына бәлешләр пешереп ашата, күлмәкләр тегеп кидертә. Өендәге урындыкларны да үзе  ясаган, – ди умартачы.

Бу сүзләр болай да авылда ялгызы гына яшәп сокландырган Нурулла аганың тагын да яңа сыйфатларын ача. Роза апа белән җәен бакчада  бергәләшеп яшелчә-җиләк-җимеш үстерәләр. Эшләгән кешегә авылда эш бетми. Бер елны өч сутыйдан бер тонна  бәрәңге алганнар. Кая куярга белми аптыраганнар. Кызы белән кияве кайтып, бакча эшләрендә булыша. Бакчада 2–3 умарта да күренә. Балы  гаиләсенә ел буе чәй эчәргә җитә. Элек кәҗәләре дә булган, аны кыргый этләр талап үтергән. Хәзер бозавын да, кәҗәсен дә асрамыйлар. Ни өчен дигәндә, суйдыру проблема икән. Урман эчендәге юлсыз авылга  мал чалырга килергә атлыгып тормыйлар чөнки.

 Бар авыл,  юк авыл…

Роза апа әйтүенчә,  элек бу авылда 22 хуҗалык булган. Кибет, мәктәп, клуб,  ат, дуңгыз, тавык фермаларына кадәр булган. Кешеләр  авылга урман чыгарырга, кабык салырга килгән. Роза апа гаиләсе монда күченеп килгәннәр. Техникум бетергәч, «Чулпан» колхозында баш бухгалтер булып эшләгән. 1966 елда  өйләнешеп, Чиләбе өлкәсенә чыгып киткәннәр. Анда да хисапчы  булган.

–  Авыл гөрләп тора иде. Күрше-тирәдән  кичке уеннарга килделәр. Кәшифә дигән апа бригадир белән кычкырышкан да ачудан амбарга ут төрткән. Шуннан соң амбар, ферма янып бетте. Мал беткәч, колхоз таркалды, аннан авыл… 1952 елда алты йорт янган иде, – дип искә алды Роза апа яшьлек елларын.

Рәхмәт сиңа, Путин!

Гайфетдиновлар башта авылга  җәй саен кайтып йөргән, 2005 елда бөтенләйгә дип күченгәннәр. Яңа йорт төзесәләр дә, утсызлыктан интеккәннәр.

– Алты ел буе район хакимияте белән авыл арасын таптадык, әмма электр кертү өчен акча табылмады. Керосин, сукыр лампа… Керосин кибеттә дә сатылмый, бик  авыр иде.  Башта иремнең, ник кайттык инде монда дип,  үкенгән чаклары да булды. Аптырагач, Путинга, ут кертергә булышыгыз, дип хат яздык. Рәхмәт төшкере, безгә ярдәм итте. 2012 елның август аенда утлы булдык. Дөньябыз яктырып китте. Башта бергә яшәсәк тә, кызыбыз бала тапкач, оныкны карарга булышырга шәһәргә киттем.  Хәзер  җәйгә генә кайтам. Сәламәтлегем какшагач, табиблар ярдәме кирәк, шуңа күрә  шәһәрдә яшим,  – ди Роза апа.

Бу урында сүзгә Нурулла абый кушыла алмыйча булдыра алмады. Әгәр юллар булса, дәшмичә дә калыр иде, бәлкем. Ни өчен дигәндә,  ике арага шушы каһәр суккан  юллар киртә бит.

– Юлсызлык  ачуны чыгара. «Нива» тәгәрмәченә балчык ябыша да, шуны көн буе юам. Хәзер  районга автобуста йөрми. Тугыз чакрым  юл үтәргә  туры килә, шуның алтысын чаңгы  белән чыга идем. Пычракка батсаң, сине кем тартып чыгарыр? Авырсаң, кышын хастаханәгә ничек барырга кирәк? Ипине каян алырга? – дип ялкынланып алды язмабыз герое. – Авылны саклап калу өчен юл кирәк. Монда хайван асрап та яшәргә була. Печән күп, рәхәтләнеп чап. Тик чабучысы гына юк.

Продукцияне күп итеп   алдан сатып алып куялар. Ипи, сөткә алты чакрымдагы Березняк авылына яки Кукмарага баралар. Кышын ризыкны аучылар да  алып килгәли.  Бабайга –күчтәнәч.

– Авылда ялгыз яшәү өчен үзеңне тәрбияләргә кирәк. Моны бер гадәткә кертмичә булмый. 15 ел буе үзем генә яшәргә күнеккән инде мин.  Әмма мин күңелдән  ялгыз түгел. Телевизор бар, цивилизациядән аерылмаган. Хатыным белән көн саен  телефоннан аралашабыз, – ди Нурулла ага. – Туган ил, җиргә карата хисләр бар нәрсәдән дә көчлерәк. Урман  һәм чишмә – мине күбрәк шулар  бәйли. Урман бездән нибары  131 генә адым. Гөмбә җыярга баргалыйм.  Куралар юк хәзер,  шушы еллар эчендә ике тапкыр  гына җиләге булды. Башымда – бары яхшы уйлар гына. Авылда төсләр дә яктырак, җетерәк күренә. Кояшның чыгуына да, батуына, шәфәкъ кызыллыгына да, искән җилләргә, яшьнәгән яшеннәргә дә  сокланып карыйсың. Сау-сәламәт булганда, бернинди шәһәргә китү юк. Мин шулай карар кылдым.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү