Нигез сагында. Бер генә кеше яшәүче Көек авылында кунакта

Алабуга районының Көек авылында нибары бер кеше яши. Ләкин җәй җитүгә, авыл берничә гаиләне ниндидер күренмәс җепләр белән үзенә тартып кайтара. «Моннан икенче язга җитәрлек көч-куәт алып китәбез», – ди алар. Беткән авылга вакытлыча гына булса да җан өрүчеләрне нәрсә берләштерә соң?

Сакчы

Көек безне иң элек искиткеч матурлыгы белән таң калдырды. Нарат урманы арасына күмелеп утырган авылның йортлары күренгәнче, башта юлның як-ягында үскән мәһабәт агачларга хозурланып барасың. Бу юлдан узганда үзебезне әкияткә килеп эләккәндәй хис иттек. Аннан соң кыска гына урамлы кеп-кечкенә авылга килеп чыктык. Иң элек урамның икенче башында бала-чага тавышлары ишетелгән капкага сугылдык. Биредә оныклары белән Таһирә апа яши икән. Дөресрәге, җәйгә кайта. Авылда кунаклар тансык булганга, безнең килү малайлар өчен кызык булды. Яныбыздан бер минутка да китмәде шук егетләр. Мең сорау яудырып, сәпитләре белән озата йөрделәр.

Интернеттагы мәгълүматлар буенча, Көеккә 1680 елларда нигез салынган булырга тиеш. Халкы да төрле елларда төрлечә булган. Әйтик, 1938 елда – 243, 1970 елда 123 кеше яшәгән. Аннары кисәк кенә кими башлаган. 1979 елда биредә 70 кеше теркәлүен күрергә була. 2017 елда исә нибары 7 кеше калган. Без күреп аралашкан кешеләр әйтүенчә дә, кайчандыр авыл гөрләп торган. Кибете дә, клубы да, фермалары да, эше дә, мәктәбе дә булган. Хәзер инде кыска урамлы җыйнак кына бер авыл булып калган Көек. Ел әйләнәсе биредә нибары бер кеше яши.

Авыл башындагы беренче йортта ук торучы Рафис Сафинның үзен дә күреп сөйләштек. Көекнең төп кешесе әти-әнисе нигезендә яши. Әтисе мәрхүм булгач, ул шәһәрдән авылга бөтенләйгә күченеп кайткан.

– Мин Чаллыда яшәгәндә дә, авылга әтине карарга, тәрбияләргә гел кайтып йөрдем. Ул мәрхүм булгач, нигезне калдырасым килмәде, өч ел элек бөтенләйгә күченеп кайттым, – диде ул.

«Көзге караңгы, кышкы салкын көннәрдә үзегез генә яшәргә курыкмыйсызмы соң?» – дип кызыксындык яңа танышыбыздан. «Юк, курыкмыйм. Миңа кунаклар кайтып кына тора. Туганнар, балалар. Ә болай көннәрем йорт тирәсендәге вак-төяк мәшәкатьләр белән уза. Кар яуса, карын көрим. Мичкә ягып, йортны җылытам. Авыл советы рәисе Рәзимәгә рәхмәт, кышын минем йортыма кадәр юл ачтыра. Артыгы кирәкми дә, алайса чакырылмаган кунаклар килеп җәфалавы бар. Берничә тапкыр явыз ният белән сугылучылар булды, ләкин мин аларны авылның теге очына җибәрмәдем. Авылны саклап, карап торучы бер кеше кирәк бит инде, – ди ул.

Аның сүзләренчә, авылда калуының мәгънәсе күпкә тирәндәрәк ята.
– Кайчандыр зур авыл иде дә Көек, хәзер бетте шул инде. Мин булганда бар әле ул, мин дә китсәм, бөтенләй бетәчәк. Шәһәргә китсәм дә, югалып калмаячакмын. Эшен дә, торыр урынын да табарга була. Тик мине монда нигез тота, аның туздырылуын теләмим. Бу йорт миннән бер яшькә генә кечерәк. Биш бала үстек монда. Беребез исән түгел инде. Калган туганнарым кайтып йөри. Шуңа күрә мин монда ялгыз түгел, – ди Рафис Сафин.


«Әти сүз хак булды»

Көектә бер генә кеше кыш чыкса, яз, җәй җитүгә, авылга бераз булса да җан керә. Шәһәрнең тынчу һавасыннан туепмы, туган нигездә күңелләрендә тынычлык эзләпме, авылдашлар кабат Көеккә җыйнала. Әйтерсең ниндидер күренмәс җепләр белән авыл аларны тартып кайтара. Без барганда да, өч-дүрт йортның капкалары ачык иде.

Бертуган Рәйсә һәм Рәйхана Шакировалар да ишегалларында кайнаша, чишмәгә суга барырга йөриләр иде.
– Без шушы йортта тугыз бала үстек. Абыебыз гына бик яшьли үлде. Әниебез аның кайгысын күтәрә алмады, шулай ук иртә китте. Әтиебез Миннәхмәт – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Әнидән соң 25 ел ялгызы яшәде. Башта җәен-кышын авылда торды. Аннан соң авыл тарала башлагач, кышны бездә чыга да җәйгә авылга кайта иде. Үз акылында, аңында булып, 93 яшендә безне калдырып китте. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә тугыз ел булды инде. Әти-әни булмаса да, авылыбыз бетсә дә, туган нигез барыбер үзенә тартып тора. Җәй көне барыбыз да шушында җыелабыз. Элек авылыбыз зур, гөрләп тора иде. Көтүгә урам тутырып сыерлар куыла, халык атларга кадәр асрый иде, – дип искә ала Рәйсә апа.

Миннәхмәт бабайның икенче кызы Рәйхана апа кышын Чаллыда яши, ә җәйне тулысынча авылда уздыра икән.

– Туган нигезебезне ташламадык инде. Мин апрель ахырында кайтам да көз көне кире шәһәргә китәм. Ә калган туганнар атна саен кайтып йөриләр, бик нык булышалар. Бакчага бөтен яшелчәне утыртабыз. Җиләк-җимеш агачлары да бар. Урманыбыз да бик бай безнең. Быел корылык булгач, җиләк үсмәде. Ләкин узган ел искитмәле күп иде. Үземә, туганнарга әзерләп бетергәч, җиләк сатып, 10 мең сум акча да эшләдем хәтта, – диде ул.

Халык авыл таркалуның төп сәбәбе дип газ булмауны әйтте. Авылга газ кертелмәгән икән, йортларны мич ягып җылыталар.

– Авылның менә шулай япа-ялгыз калуы борчый да ул, тик без нишли алабыз соң? Бәлки халкы калган да булыр иде, газ булмады бит бездә. Газ булса, кыш көне дә кайтып-китеп йөрер идек, – диде Рәйсә апа. – Салкын көннәрдә җәен дә йортны мич ягып җылытабыз. Бездә үзәкләштерелгән су да юк. Һәркем үз хуҗалыгына кое казытты. Аннан соң авылларда яшьләргә эш калмады. Акрынлап ат, сарык, сыер фермалары, маллар бетте, авылның тамырына балта белән тагын бер кизәнү иде бу. КамАЗ төзелгәч, яшьләрнең барысы да диярлек шунда барып урнашты, тора-бара Чаллыга бөтенләйгә күченеп киттеләр. Авылның шулай акрынлап сүнә баруына әтиебезнең эче бик сыза иде. Маллар бетә бит, болай булгач, авылның да киләчәге булмас, дип әйтә иде. Сүзләре хак булып чыкты. Элек Көектә мәктәп тә булган, тик безгә анда укырга туры килмәде. Күрше Ядегәр авылы мәктәбенә йөреп белем алдык. Югыйсә авылда балалар да күп иде. 5–6 бала үстерүче гаиләләр дә шактый булды.

Алар белән сөйләшә-сөйләшә, без дә чишмәгә төштек. Әйтергә кирәк, халкы чишмәләрен бик кадерли, аның белән горурлана.
– Безнеке кебек матур һәм суы тәмле, шифалы чишмә башка бер җирдә дә юктыр ул. Суын лабораториядә тикшертеп караганнар, составы бик яхшы чыккан, – диде Шакировлар.

Үз өем

Авылның иң өлкән кешесе, 95 яшьлек Газзәбану Вәлиуллина да, башка авылдашлары төсле, җәйгә кызы Әлфия белән гомер иткән авылына кайта. Кышларын исә икенче кызында Алабугада яши.
– Минем чордашлар үлеп бетте инде, кызым. Күп кайгылар күрсәм дә, Аллаһы Тәгалә озын гомер насыйп иткән үземә, – диде ул. – Барысы җиде бала үстердем. Аның дүртесен җирләдем, иремнән калганга да озак еллар узды инде. Авылымның гөрләп торганын вакытларын, кыз чакларымны бик сагынам. Рәхәт вакытлар иде ул. Мине бит 19 яшемдә «Беренче театр» уйнаган вакытта урлап алып килделәр кияүгә. Шуннан бирле гел Көектә яшәдем.

Аның сүзләренчә, авыл белән шәһәр арасын таптауларына да ун еллап вакыт узган икән инде.
– Җәйне, гомер иткән Көегем белән очрашуны нык сагынып көтеп алам мин. Кадер-хөрмәттә булсам да, үз өемдә рәхәт инде-е-е, – дип, ирен чите белән генә елмаеп, салмак кына баш кагып куйды Газзәбану әбекәй. – Һавасы да, суы да, түшәкләре дә, кешеләре дә рәхәт инде, кызым. Шәһәрдә дүрт стена арасында ятам бит, монда ичмасам иректә йөрисең! Тавыкларыбыз да, бакчабыз да бар. Кош-кортларның йомыркаларын да үзем чыгып җыям. Авыл гына бетте менә… Нинди зур авылда бер кеше яшәп ятсын әле… Ярый инде, җәен безнең кебекләр җыйнала бераз. Балалар, оныклар кунакка кайтканда да бер гөр килеп алабыз. Анысы да китек күңелгә дәва бирә.

Халкы белән аралашкач, шуны аңладык: Көектә яшәүчесен дә, кайтып кына йөрүчесен дә туган нигезне, әти-әниләрнең рухын саклау нияте берләштерә. Авыл бетсә дә, туган нигезне ничек тә яшәтергә тырышалар әле биредәгеләр.

– Авылыбызны бик нык яратабыз. Матур бит ул! Чишмә суы шифалы, урманнары бай. Ничек яратмаска була аны?! Шушында кайтып, икенче язга җитәрлек көч-куәт, уңай энергетика туплап китәбез без. Гөрләп яшәп яткан башка бер генә авылга да алыштырмас идек, – ди авылдашлар беравыздан.
Көекнең искитмәле гүзәл табигате турында язган идек инде. Аның тагын бер үзенчәлеге бар. Ул – иң читтә урнашкан авыл, юл биредә тәмамлана, моннан ары беркая да барып булмый. Авылның киләчәге шул юл төсле өметсез булса да, аны ярату, туган нигезне саклау хисе мәңгелек булып кала.

Зөһрә Садыйкова


Нигез сагында. Бер генә кеше яшәүче Көек авылында кунакта” язмасына фикерләр

  1. Минем сыйныфташым Сафин Рафис, курше Коек Авылы турында язылган бик матур мэкалэсе очен Зохрэ Садыйковага зур рэхмэтебезне белдерэбез!

Фикер өстәү