Татар эстрадасы җырчысына этләр һөҗүм иткән

Гөлназ Асаевага этләр һөҗүм иткән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге дусларына сөйләде.

— Кулларым калтырый. Мин этләрдән куркам. Берүзем руль артында йөргәндә, һәрвакыт тәгәрмәчләр белән нидер булган кебек тоела. Бу юлы да урман янында туктап аларны тикшерергә булдым. Чыккан идем, өч зур эт миңа ташланды! — ди ул.

Гөлназ берничә минут шокта булган. Бәхеткә, зыян күрмәгән, курку белән генә котылган.


Фикер өстәү