Биектау районында этләр сарыклар көтүенә һөҗүм иткән

Биектау районының Пановка авылында сукбай этләр сарык көтүен ботарлаган. Бу хакта «Татарстан-24» каналына фермер хәбәр иткән.

Иртән ул зыян килгән 10 баш терлегенә юлыккан. Аның сүзләренчә, янәшәдә этләр йөгереп йөргән.

Этләр утарга төнлә кереп, сарыкларга һөҗүм иткән дип фаразлана. Фермер сөйләвенчә, шушы ук этләр җирле халыкка, шул исәптән балаларга да берничә тапкыр һөҗүм иткән булган.

Фермерга хәзер килгән зыянны исәпләргә туры киләчәк, ә менә аны кем каплаячак – билгеле түгел.


Фикер өстәү