Татарстан һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары җирле үзидарәнең бер баскычлы системасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

Кичә Абдулино шәһәрендә (Оренбург өлкәсе) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты белән Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең  Җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге мәсьәләләре комитетының берләштерелгән күчмә утырышы булды. Анда парламентарийлар җирле үзидарәне оештыруның бер баскычлы системасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.   

Мәгълүм булганча, Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын кабул итте. Документ, бер баскычлы системага күчүне күздә тотып, илдәге җирле хакимият системасын сизелерлек яңарта.

Оренбург өлкәсендә бер баскычлы җирле үзидарә системасына күчү, ягъни шәһәр белән районны берләштерү моннан ун ел элек үк булган. Беренче үзгәрешләрне Абдулино шәһәр округы халкы күргән. Бүген Оренбург өлкәсенең алты муниципалитеты шул системага күчкән инде. Ике регионның закон чыгаручылары очрашуында үзгәртеп кору процессының хокукый һәм гамәли нечкәлекләре өйрәнелде.

«Берләшүнең зур өстенлеге – халыкның тормыш дәрәҗәсен тигезләү, – дип саный Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары Александр Куниловский, – фермерлар өчен грантлар алу мөмкинлекләре киңәйтелде. Шәһәр һәм авыл халкы да дәүләт программаларында катнаша ала. Шул ук вакытта шәһәр округларында авыл халкы өчен берләшүгә кадәр гамәлдә булган ташламалар, шулай ук ТКХ өлкәсендә тариф сәясәте сакланып калды. Җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчү дәлилләре ачык күренә. Башка муниципаль берәмлекләрдә дә шундый юлдан барачакбыз. Яңа федераль закон буенча 2028 елга кадәр барлык үзгәрешләр узачак».

«Бүген без шушы процесслар аша узган кешеләр белән аралаштык, Оренбург тәҗрибәсе игътибарга лаек, – дип басым ясады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, –  шул исәптән монда актив үсеш алучы старосталар институты. Безнең өчен бу – яңа әйбер. Бөтен төбәкләргә җирле үзидарәнең бер баскычлы моделенә күчәргә туры киләчәк, һәм кече торак пунктларда старосталар яңа чынбарлыкта хакимият һәм халык арасында арадашчылар булачак».

«Җирле үзидарә системасын алга таба үстерү буенча файдалы һәм конструктив сөйләшү, фикер алмашу булды, – дип ассызыклады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, уртак утырышка йомгак ясап, – җирле үзидарәнең хәзерге системасы барлыкка килгәннән бирле, 1990 нчы еллар башында, безнең республика һәм Оренбург өлкәсе 131 нче федераль закон кысасында һәм үз вәкаләтләре чикләрендә һәрберсе үз юлы белән барды. Минемчә, бер баскычлы системага күчкәндә, Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе тәҗрибәсе территорияләрне алга таба үстерү өчен кирәк булачак».

Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан да, Оренбург өлкәсе дә федераль закон проектына үз төзәтмәләрен юллаган. Ул киләчәктә аларның исәпкә алыначагына ышаныч белдерде.


Фикер өстәү