Чираттан тыш утырыш нәтиҗәләре

Кичә Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттан тыш утырышка җыелды. Анда барлыгы 16 закон проекты каралды, шуларның алтысы кабул ителде. Моннан тыш, утырыш барышында кайбер түрәләр яңа вазыйфага да билгеләнде.

Аерым алганда, утырышта илнең сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров вице-премьер итеп билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин шул хакта указны имзалады да инде. Мантуров өчен 394 депутат тавыш бирде. Исегезгә төшәребез: берничә көн элек Россия Президенты хөкүмәттәге вице-премьерлар санын 10нан 11гә җиткерү турында указ имзалаган иде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу вазыйфага Мантуровны тәкъдим итте.

Билгеләнү дигәннән, шушы ук утырышта Владимир Путин Россия вице-премьеры Юрий Борисовны, вазыйфасыннан азат итеп, Роскосмосның генераль директоры итеп билгеләде.

Яңа вице-премьер үз чыгышында берочтан депутатларга параллель импорт турындагы законны тиз арада хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. Мантуров сүзләренә караганда, аның хисабына Россиянең тотылган машиналар базары кирәкле запчастьлар белән тәэмин ителгән. «Дөрестән дә, күп кенә чит ил оешмалары запчастьларны турыдан-туры кертүдән туктады. Әмма хәзер кирәкле компонент, агрегатларны безнең белән дустанә мөнәсәбәттә булган башка илләр аша кертеп була», – ди ул.

Мантуров сүзләренә караганда, быел Россиядә җиңел машиналар 50 процентка азрак җитештерелергә мөмкин. Мондый шартларда электрда йөрүче «тимер ат»ларга (электрокарларга) басым ясау яклы ул. «Аларга эчке янулы двигатель дә, ниндидер катлаулы механизм, күперләр дә кирәкми», – ди Мантуров.

Утырышта берничә яңа закон да кабул ителде. Шуларның берсе ана капиталына кагыла. Аерым алганда, аны хәзер шәхси балалар бакчасы өчен түләүгә тотарга да рөхсәт ителәчәк. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына 2019 елның ноябрендә кертелгән иде. Проект авторлары фикеренчә, 2007 елда кабул ителгән хөкүмәт карары нигезендә ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашырган оешмалар күрсәткән хезмәт өчен тотарга рөхсәт ителә. Лицензиясе булган шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары исә бу исемлеккә керми иде. Хәзер исә алар күрсәткән хезмәтләр өчен дә ана капиталы акчасы белән түләп булачак. Билгеле булганча, беренче бала өчен бирелгән ана капиталы күләме – 483,8 мең сум, икенче баланыкы 639,4 мең сум тәшкил итә.

Утырышта кабул ителгән икенче бер закон варисларга кагыла. Хәзер аларга судта ата булуны дәгъвалау хокукы бирелә. Хәзерге вакытта туу турындагы язмалар кенәгәсендәге ата-ана хакындагы язуга карата бары тик шул кенәгәдә баланың әтисе яки әнисе дип күрсәтелгән затлар, биологик әтисе (әнисе), бала үзе яки аның опекуны, шулай ук карар кабул итәргә сәләтсез ата-ананың опекуны гына дәгъва белдерә ала. Ә үз әтисенең яки башка ихтимал варисның биологик яктан туган түгеллеген исбатларга тырышкан варисларның мөрәҗәгатен исә судлар кабул итми. «Шуңа күрә кенәгәдә баланың әти буларак язылган кешенең варислары үз хокукларын яклый алмый», – диелә законга аңлатма язуында.

Россия Дәүләт Думасы кичә тагын бер мөһим закон кабул итте. Украинадагы махсус операция барышында Россиягә кораллы көчләр үтеп керүне булдырмаган чик сакчыларына хәрби хәрәкәт ветераннары статусын бирүне күздә тота ул. «Биредә Россия – Украина чигендә һәм махсус хәрби операция барган зонага якын урнашкан чиктәш территорияләрдә мөһим бурычлар үтәгән Куркынычсызлык федераль хезмәте хәрбиләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусын бирү турында сүз бара», – дип ачыклык кертте Дәүләт Думасы Спикеры Вячеслав Володин.

Сүз уңаеннан, киләсе елның февралендә Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел тула. Владимир Путин бу датаны зурлап билгеләп үтәргә кушты. «Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел тулуга бәйле рәвештә чаралар әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты төзергә карар бирәм», – диде Президент бу уңайдан. Оештыру комитетын Россия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев җитәкләячәк.

Кичә Владимир Путин бонда складлары төзү турында да закон проекты имзалады. Чит илдән кертелгән товарлар шушы складка урнаштырылачак. Аларны таможняда теркәү эше исә интернет-мәйданчыклар аша башкарылычак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – мондый төр складлар төзү идеясен куәтләүчеләрнең берсе. 2022 елда ул, республиканың Россиядә беренче бонда склады төзү тәҗрибәсендә катнашырга әзер булуын әйтеп, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган иде. Бүген ул Кытай, Балтыйк буе, Казахстанда уңышлы гына эшләп килә инде. Рөстәм Миңнеханов ул чакта хатында илдәге интернет-сәүдәнең, нигездә, әнә шундый складлар булмау аркасында үсә алмавын искәрткән иде.

Татарстаннан бу проект өчен җаваплы зат итеп Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләнде. «Үз көченә кергән канун Россиядә бонда складлары төзү тәҗрибәсенә башлангыч бирә. Россиядәге иң беренче шундый склад якын киләчәктә Татарстанда булыр дип өметләнәбез. Соңгы елларда бездә әлеге проектны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылды: югары әзерлекле логистика инфраструктурабыз бар, интернет-сәүдә базары үсештә, географик яктан да уңышлы урында урнашкан без, республика хакимияте дә даими ярдәм кулы сузып тора», – диде ул үз чыгышында.

 

Фото:http://duma.gov.ru/multimedia/photo/76251/


Фикер өстәү