Сәрия Сабурская: Кайвакыт балта сораганга шөшле тоттыралар кебек булгалый

Халыкның нибары 40 проценты гына хакимият органнарыннан элемтә платформасы аша алынган җаваплардан канәгать. Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде. Мөрәҗәгать итүчеләргә бигрәк тә түрәләрнең мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүне озакка сузулары һәм җавапларның эчтәлеге ошамый.

Вакытында җавап бирмәү буенча Дәүләт торак инспекциясе алда бара: ведомствога кире элемтә платформасы аша алынган 111 шикаятьнең 35енә бер айдан күбрәк вакыт узгач кына җавап җибәрелгән. Закон буенча, аны карап тикшерү срогы 30 көн тәшкил итә. Антирейтингта икенче урында – Сәламәтлек саклау министрлыгы (2958 мөрәҗәгатьнең 23енә вакытында җавап бирелмәгән). Муниципаль берәмлекләр арасында Бөгелмә барыннан да ныграк сынаткан: 232 мөрәҗәгать арасыннан 52сенә җавап вакытында юлланмаган.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, Министрлар Кабинеты карарында халыктан алынган шикаятьләрне тикшерү срогы закондагыга караганда да кимрәк – нибары 10 көн. Моны исәпкә алсак, вакытында каралмаган мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арта.

Җавапларның сыйфатына килсәк, бу кадәресе бер генә мисалдан да аңлашыла. Әлмәт районында яшәүче бер ир-ат № 5 һәм № 5А автобусларының начар йөрүенә ризасызлык белдергән. «Автобуслар начар йөриләр, кичке җидедән соң бөтенләй күренмиләр. Тиз генә чарасын күрәсе иде», – дигән ул үзенең хәбәрендә. Шәһәр хакимияте аңа: «Транспорт эшендәге өзеклекләр техниканың торышы начар булуга бәйле, ә сорау башкарма комитетка түгел, ә транспорт оешмасы җаваплылыгына карый», – дип җавап язган.

– Кайвакыт балта сораганга шөшле тоттыралар кебек тә булгалый, – ди Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил. – Тукай районында яшәүче ир-ат нәкъ менә шундый хәлдә калган. Ул чүп машинасының койманы аударып китүенә шикаять язып җибәргән. Ә аңа юлның бу өлешен 2023 елда төзекләндерелергә ниятләнелүе турында җавап юлланган. Еш очрый торган тагын бер җавап –  «акча булгач, сезнең мәсьәлә хәл ителәчәк».

Сүз уңаеннан, элемтә платформасының Россия Дәүләт хезмәтләре порталында эшләп килүен искә төшерик. Узган елда ул Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына да кертелгән. Быел гыйнвар – июнь ае чорында «Халык контроле»ндә басылып чыккан һәр биш мөрәҗәгатьнең берсе нәкъ менә кире элемтә платформасы аша алынган.

Менә шулай, хакимият органнарына әкренләп кенә интернет аша халык белән аралашуга күчәргә туры килә. Төбәкне өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең 53 проценты социаль челтәрләрдә хакимият органнары җавапларын файдалы һәм кирәк дип саный. Шул ук вакытта Россия Президенты әле шушы көннәрдә генә дәүләт хакимияте органнарына һәм алар карамагындагы оешмаларга социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен алып баруны йөкләгән законга кул куйды. Татарстанда барлыгы 5638 оешма шушы закон таләбен үтәргә тиеш. Хәзерге вакытта нибары 2795енең генә сәхифәсе бар.

– Социаль челтәрләр инде күптәннән күңел ачу чарасы булудан туктады. Халык белән аралашу, элемтә булдыру өчен иң мөһим мәйданчыкларның берсе бу. Кешеләр өчен, аеруча яшьләр өчен хакимият органының социаль челтәрләрдә «утыруы» аның халыкка якын булуын күрсәтә. Шуңа күрә ниндидер сәбәпләр аркасында моңа кадәр бу мәйданчыктан читләшеп йөрүчеләр әлеге эшкә инде якын араларда ук кушылырга тиеш, – дигән фикердә Сәрия Сабурская.


Фикер өстәү