«Кабергә җиләк җыеп калдырып китүгә караганда, чәчәк утырту хәерлерәк»

– Соңгы арада шуңа игътибар итәм. Авылда җиләк җыеп кайткан җирдән кайберәүләр якынының каберенә сабагы белән җыйган җиләк куеп китә. Читтән караганда бик сәер. Болай эшләргә ярыймы икән?

Мамадыштан Фирая апагыз

Укучыларыбызны бүген ниләр борчый? Алар нинди сорауга җавап таба алмый интегә? «Иман» сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында укучыларыбыздан килгән хатларга җавап табарга булдык. Аларга «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә.

– Кабер өстенә ризыклар, ниндидер эчемлекләр кую рөхсәт ителми. Хәтта шушы зиратта, кабер тирәсендә үскән җиләк-җимешләрне дә алып ашау рөхсәт ителми. Кабер өстенә җиләк, чәчәкләр куюга килгәндә, бәлки, аны куйган кеше кабердәге кеше аларга шатланып ята дип уйлый торгандыр. Әмма бу дөрес түгел. Кабердәге кеше шатлансын өчен аның рухына атап дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Бу дөньяда догачы балалары, туганнары, якыннары булса, мәрхүм-мәрхүмәләр шатланып ятарлар», – дигән. Шуңа күрә аларның рухларына дога кылу яисә кабер өстенә артык зур үсми торган куак яки чәчәкләр утырту хәерлерәк. Алар мәрхүмгә тәсбих әйтеп торачак.


Фикер өстәү