Мәңгелеккә әзерлек бүгеннән башлана

Адәм баласының бу дөньядагы сәгате санаулы. Кемнең кайчан Аллаһы Тәгалә каршына басачагы билгеле түгел. Үлем һәркайсыбызның ишеген шакыр. Динебез аннан курыкмаска һәм әзерлекне хәзердән үк башларга кирәк дип өйрәтә.

Зиратта алдан җир алып кую – дөрес гамәлме? Мәет озатуларын күреп калсаң, ни әйтергә? Бер кабергә берничә кешене күмү рөхсәт ителәме?

Шушы һәм безне кызыксындырган башка сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Зиратта алдан җир алып куйсаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Дин буенча ничек?

– Үлемне якынайта, ерагайта дию дөрес булмас. Күпме гомер яшисен Аллаһы Тәгалә тәкъдиребезгә язып куйган. Шуннан күбрәген дә, азрагын да яшәмәбез. Без кайда һәм кайчан үләсебезне алдан белмибез. Зиратта җир алып кую рөхсәт ителә. Кайсы мәхәлләдә вафат булабыз, шунда җирләү хәерлерәк.

– Мәрхүмгә доганы кемнән укыттыру дөресрәк?

– Рәсүлебез исән чакта, доганы пәйгамбәребездән (с.г.в) укытканнар. Ул дөньядан киткәч, иң якын шәкертләреннән. Ягъни изге кешеләрдән. Хәзерге дәвердә имамнардан укытырга тырышалар. Хаҗлы, намазлы, уразалы кешеләрдән дога укытсак, хәерле булыр. Ләкин рәсүлебез, балалар-оныклар, туганнар да мәрхүм өчен дога кылсын, дип кисәтә.

– Хәрбиләрне оркестр уйнатып, ядрә шартлатып, автоматтан атып озату күренешләре бар. Әйтик, хәрби – мөселман кеше, ди. Аны болай күмү дөресме?

– Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Зиратка кергәндә аяк киемнәрен дә салыгыз, әрвахларга тавыш килмәсен өчен», – дигән бер хәдистә. Гомумән, зиратта тавыш булмаска тиеш. Машинада йөргәндә дә, юлыбыз зират аша узса, тизлекне киметеп, эчтән дога кылып узарга кирәк.

Хәрбиләрне хөрмәт итәбез. Әмма мондый күмүләр – динсезлек вакытыннан калган күренешләр. Хәрбиләребезгә дә дога кирәк.

– Аварияләрдә үлүчеләргә истәлек итеп, һәлакәт булган урыннарда еш кына таш куялар. Бу дин ягыннан рөхсәт ителәме?

Һәрберебез шулай таш куя башласак, юл буйлары тулы таш булыр. Елына күпме кеше үлеп тора бит. Аллаһы Тәгалә сакласын! Вафат булган кешегә таш кирәкми. Аңа дога кирәк. Ташка сарыф итәсе акчасын ятимгә, мескенгә сәдака итеп бирсә, бәлки, күпкә хәерлерәктер дә.

– Бер кабергә берничә кешене күмәргә ярыймы?

– Бер ләхеткә, бер кабергә бер кеше ята. Әмма, әйтик, бер үк көнне ир дә, хатын да вафат булды, ди. Андый вакытта нишләргә? Ике ләхет алып, бер кабергә салалар. Әмма һәр мәеткә аерым кабер булса, хәерлерәк.

– Йөкле хатын-кызга мәеткә карарга ярамый, диләр. Моны ничек аңларга? Диндә чикләү бармы?

– Хатын-кыз – йомшак күңелле зат. Аны Аллаһы Тәгалә шундый итеп яраткан. Бала көткәндә, гүзәл затның күңеле тагын да йомшара, тагын да нечкәрә. Мәетне озатканда хатын-кыз аның белән саубуллашса, әлбәттә, мөмкин. Әмма ул бик тә хисләнә, елый икән, бу эштән ераграк тору хәерлерәк булыр. Чөнки моның балага зыяны булырга мөмкин. Ярамый дигән сүзләр дә шуңа бәйле. Йөкле килеш зиратка бармаска дигәне дә хатын-кызның бар нәрсәне күңеленә якын алуы сәбәпле әйтелгән.

– Мәетне җирләгәч, аны ярып карау өчен казып алырга рөхсәт ителәме?

– Диндә мәетне яру, мәеткә зыян китерү рөхсәт ителми.

– Кабер өстенә ясалма чәчәкләр куярга ярамый, дип беләбез. Ә чын чәчәкләр үстерергә, агач утыртырга ярыймы?

Мондый сорауларга төгәл җавап бирү авыр. Нәрсәсе белән? Чөнки һәр мәхәлләнең зиратында үз кагыйдәсе бар. Нинди гадәтләр кергән, мәсьәләне шуның буенча хәл итәргә кирәк. Сезнең авылда зиратта каберлекләргә чәчәкләр утыртырга рөхсәт ителә икән, утыртыгыз.

– Мәет озатуларын күреп калсаң, ни дияргә яисә нинди дога укырга?

– Әйе, мәет турында ишетсәк тә, күрсәк тә, дога кылабыз. «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун − Һәр кешенең гомере Аллаһыдан һәм Аллаһының Үзенә кайтачакбыз», – дибез.

– «Бу кешене үле килеш истә калдырырга теләмим», – дип, мәет озатырга килмәгән, кайтмаган кешеләр дөрес эшлиме? Яисә мәет озатуда катнашу мәҗбүриме?

Кайгы турында ишетсәң, чакырганны көтмә, бар. Җеназада катнашу – саваплы гамәл. Мондый кешегә пәйгамбәребез (с.г.в.) Ухыт тавы кадәр савап булыр, дигән. Хаҗ кылган кешеләр бу тауның нинди зур булуын белә. «Үле килеш истә калдырмыйм әле», – дисәң, йөзен ачып карама. Мәет кәфенлектә була бит. Кәфенлек аша йөзе күренми. Әмма җеназада катнашып, туганнарына ярдәм итсәк, моннан да хәерлесе булмас.

 

 


Фикер өстәү