63 яшьлек ир-ат машинасын кардан казып чыгарганда вафат булган

Узып баручылар аңа ярдәм итәргә тырышып караган. Ләкин “Ашыгыч ярдәм” табиблары, ир-атның үлемен раслаудан гайре, берни эшли алмаган. Машинасын кар көрте астыннан чыгарырга маташканда җан тәслим кылган йөртүче 63 яшьтә булган.

Екатеринбург шәһәренең Белинский урамында бер машина, парковкадан чыкканда, көрткә “чумган”. Рульдәге ир-ат машинасыннан атылып чыккан да, багажнигыннан көрәк алып, тиз-тиз казый башлаган, дип яза “URA.ru”.

“Йөртүче парковкадан чыкканда көрткә “чумды”. Ашыккандыр, күрәсең. Көрәген тартып чыгарып, тиз-тиз казый башлады. Бик каты борчылудан йөрәгенә авырлык килгән, күрәсең. Машинасының бамперы янында ук егылып үлгән бит мескен…” – дип сөйләп үткән фаҗигане үз күзләре белән күреп торган бер ир-ат басма хәбәрчесенә.

Шул тирәдән узып баручылар, бу хәлне күреп, йөртүчегә ярдәмгә ташланган. Ләкин “Ашыгыч ярдәм” табиблары, ир-атның үлемен раслаудан гайре, берни эшли алмаган. Йөртүче 63 яшьтә булган.
Табиблар йөртүченең мәетен алып китмәгән. Ул әле тагын ике сәгать дәвамында машина янында карда яткан.


Фикер өстәү