Табиб: “Каптагы сокның витаминнары юк”

Каптагы җиләк-җимеш соклары файдалы түгел. Табиб-эндокринолог Анжела Толмасова “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
“Сокны, озак вакыт саклау өчен, югары температурада эшкәртәләр. Бу исә андагы барлык витаминнарны юкка чыгаруга китерә”, – дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, Толмасова сүзләренә караганда, җитештерүчеләр каплы соклар җитештерүдә еш кына сыйфатсыз чимал куллана. Шул ук вакытта табиб-эндокринолог предприятиеләрдә соклар җитештерүдә консервантлар һәм ясалма ароматизаторлар кулланылуын искәрткән. Алар сәламәтлеккә, аерым алганда, бөерләргә, җенес органнарына зыян салырга мөмкин.
Табиб әйтүенчә, җимештән үзебез сыгып алган соктан яхшысы юк. Организм өчен кирәкле клетчаткага бай ул.

“Кайбер җимешләрнең туклыклы матдәләре кабыгында туплана. Пакетлы сокларда исә кабыкның “исе” дә юк. Җитештерүчеләр, клетчаткасы бар, дип күрсәтсә дә, мондый сокларда ул ясалма гына була ала”, – дип аңлаткан табиб.


Фикер өстәү