Буяу кытлыгы сәбәпле, соклар ак капларда сатыла башлаячак

“Сады Придонья” соклары без ияләшкән яшел төстәге капта түгел, ә ак капта чыгарыла башлаган да инде, бары тик җимеш сурәте һәм логотибы гына төсле булып калган.

Россиянең сок, шәраб һәм морс җитештерүчеләре үз продукциясен ак капларга тутырып сатуга чыгарачак. Сәбәбе – илдә каплар җитештерүче Tetra Pak компаниясе заводларында буяуга кытлык барлыкка килү. Бу хакта RTVI хәбәр итә. Мәсәлән, “Сады Придонья” соклары без ияләшкән яшел төстәге капта түгел, ә ак капта чыгарыла башлаган. Бары тик җимеш сурәте һәм логотибы гына төсле булып калган.

Чыганак хәбәр иткәнчә, озакламый “Добрый” һәм “Моя Семья” соклары капларының бизәлеше дә үзгәрәчәк. Шул ук вакытта эчемлек җитештерүчеләр Tetra Pak капларыннан тулысынча баш тарту мөмкинлеген дә күз уңыннан ычкындырмый.

Бу мәсьәлә әлегә ачык килеш кала. Басмада белдерелгәнчә, инде көзен үк җитештерүчеләрнең әкренләп кенә пластик шешәләргә күчә башлавы бар.


Фикер өстәү