Татарстанда тиздән яңа сәнәгать һәм сәүдә министрлы билгеләнәчәк. Бу хакта журналистларда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
Исегездә булса, элеккеге министр Альберт Кәримов федераль вазыйфага алынды.
— Мәгълүмат, указ чыгуга, барысы да билгеле булыр, — диде Лилия Галимова. — Альберт Кәримовка яңа урында уңышлар телик. Аны алда зур эш көтә. Безнең Татарстан кадрлары Мәскәүдә дә кирәк.