М-12 юлының сигезенче участогын төзү өчен 40 миллиард сумнан артык акча тотылган

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тизйөрешле М-12 һәм М-7 “Волга” федераль автоюлларын төзү эшләре белән таныша.

Рөстәм Миңнеханов иң элек М-12 юлының сигезенче участогындагы төзелешне барып күрде һәм Лаеш районындагы Хәерби авылы янында киңәшмә уздырды. Төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе дәвам итә һәм график буенча бара, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Россия автомбиль юллары” (“Автодор”) Дәүләт компаниясенең идарә вәкиле Марс Газизуллин сүзләренә караганда, сигезенче участокның озынлыгы 71 чакрымны (663 – 729 чакрымнар) тәшкил итә. Бу участок тулысынча Татарстанда урнашкан. Төзелеш өчен 168 млрд 258 млн сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. 40 млрд 276 млн сумлык эш башкарылган инле. М-12 юлын төзүдә 712 берәмлек техника һәм 1948 кеше эшли.

Бүген Татарстан Президенты М-7 “Волга” юлының Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучак өлешен төзү эшләрен дә карап кайтачак.


Фикер өстәү