Марат Кәбиров: «Мин бит авылга тынычлыкта язып кына ятарга дип кайткан идем…»

Авылга мин язып кына ятармын дип кайткан идем. Табигатькә, кешеләргә якын җир. Тынычлык. Үз уйларың белән булырга беркем комачауламый. Яз шунда рәхәтләнеп. Бернинди төзелеш, бакча, яшелчә-җимеш кирәкми. Һәркем үз эше белән булырга тиеш. Төзүче – төзергә, бакчачы – үстерергә, язучы язарга тиеш.

Югыйсә әнә узган ел бөтен гомер нәрсәдер төзәтеп, бакча утап узды. Быел берәрсе: «Былтыр нәрсә эшләдең?» – дип сораса, менә дип күрсәтерлек эш юк. Бакча утадым! Түтәлләр җәй буе ялт итеп торды. Үзем дә карап соклана идем. Узгынчылар да мактап уза иде. Тик бернәрсә дә юньләп үсмәде. Елы туры килмәде. Бәрәңге уңды. Базда черетеп, быел чыгарып түктек. Быел алай итмим дип ант эчтем. Сатып алам барсын да. Күп итеп язсаң, күп итеп акча түлиләр. Ул акчага яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә – барысын да алып була. Шулай дөрес.

Дөресен дөрес тә, ә җирне нишләтергә? Ну, аз гына бәрәңге утыртырмын инде, аз гына яшелчә, аз гына җиләк. Тик күп түгел. Язудан бушаган вакытта бераз ял итеп, селкенеп керерлек кенә. Көнозын компьютерга текәлеп утырып булмый, чүт кенә хәрәкәт тә кирәк ич. Юкка гимнастика ясап көч сарыф иткәнче, бакчада селкенәсең. Гимнастика да ясала, яшелчә-җиләк тә үсә.

Марат Кәбиров үкенече турында: «Үзе исән чакта мин аңа беркайчан да «Әнием» дип тә, «Әникәем» дип тә әйтмәдем»

Быелгы ел авыр булырга мөмкин, диләр. Мин мәгълүматны төрле чыганаклардан алам инде. Барысы да алдый, әлбәттә. Тик һәркайсы үзенчә алдый. Менә шул ялганнарны бергә кушып бутыйсың-бутыйсың да, кибәкләре кубып төшкәч, дөреслек килеп чыга. Ә дөреслек бик үргә сикерерлек түгел. Тормышның каршылыклары тиз генә бетәргә охшамый, ул әле тагы да катлауланыбрак китәргә дә мөмкин. Бәяләр арта, акча арзаная, эш хакы күтәрелми. Мин инде туксанынчы елларның кибет киштәләрендәге бушлыкны күргән кеше буларак, андый нәрсәләргә тиз ышанучан. Өстәвенә, авылдагы дусларның да күбесе: «Кибеттән ярма җыяр хәл юк инде, бәрәңге исән булсын», – дип кенә тора. Алар әле быел бәрәңгене тагы да күбрәк утыртырга уйлыйлар икән. Кайберләре үлән җирен дә сөрдергән. «Юк-юк, үлән дә, чөгендер дә түгел, бәрәңге кирәк, адәм дә, мал да ашый торган ризык», – диләр.

Ну… Тормышның ачысын-төчесен күргән авыл кешесе белми эшләмидер инде. Мин дә алардан калмаска уйладым. Бәрәңге утырттым. Былтыргыга караганда күбрәк тә килеп чыкты әле. Булсын әйдә. Язудан арган чакларда ике тапкыр күбрәк селкенергә туры килер. Хәрәкәттә бәрәкәт бит инде. Кан йөреше тизәйгәч, баш та яхшырак эшли башлый ул.

Авыл халкы барысын да чамалап тора, ничек яшәргә икәнен белә. Бер бәрәңге белән генә булмый, аның янына суган да кирәк икән. Сатып ала башласаң – оһо-һо! Бәясе алтын бәрабәренә тиң. Кемнең үз бакчасында күп итеп алтын үстерәсе килмәсен инде? Утырттым анысын да. Мин аны кыякта чагында ук күп итеп ашыйм әле. Шулай булгач, көзгә дә калырга, кышны да чыгарга, язга да керергә җитсен дип, анысын да күп итеп утырттым. Суган булгач, сарымсагы да кирәк бит инде. Әле теге зәхмәтле чирне беркем дә юкка чыгармаган. Сарымсак ашаган кешегә бернинди чир дә тими. Анысы да күп булырга тиеш. Хәзер аптекаларга якын килерлек түгел, витриналарына «бәя» дип аталган тешләк эт бәйләп куйганнар. Төчкергән саен аптекага йөгерә башласаң, бөтенләй ыштансыз калуың бар. Аптека дигәннән… кишер дә кирәк инде… Анда бит витамин бар икән. Витамин ул кызыл чөгендердә дә, кәбестәдә дә бар инде. Редиска белән шалканда да, кыяр белән помидорда да… Әнисне дә бик мактыйлар.

Җырларымда — сезнең язмышлар | Марат Кәбиров шигырьләре

Шул рәвешле, искә төшкән бөтен файдалы яшелчә-җимешне утыртып чыктым, карап күз сокланырлык булсын дип, чәчәкләр дә үстерергә уйладым. Бакчада нәрсәдер утыртырлык җир беткәч кенә һушыма килгәндәй булдым. Кара әле, атна-ун көн чамасы вакытымны бакчада уздырганмын икән бит. Алданрак утыртылган түтәлләрдә инде чүп чыгып килә. Бәрәңгене дә тырмалап чыгарга кирәк, чүп үләннәр җепсел генә чакта тырмаласаң әйбәт була ул. Сарымсакларның нилектәндер очлары саргая башлаган. Витамин җитмидер инде, җирне ашларга кирәктер. Җиләк түтәлләрендә кырмыска күренгәли, менә анысын да нәрсәдер эшләтергә кирәк.

И-и, мин бит авылга тынычлыкта язып кына ятарга дип кайткан идем. Компьютерны күптән күргән юк икән. Болайга киткәч, тиз генә күрешеп тә булмас инде. Күрсәгез, сәлам әйтегез, яме.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү