Марат Кәбиров: «Мин – сезнең иң керсез язучыгыз»

Язучының сискәндерер дәрәҗәдә ихласлыгы, моңы авылында ярала һәм туган нигезе белән элемтәсе өзелмәсә генә үсә, камилләшә ала икән. Башкортстанның Илеш районы, Сеңрән авылы урамнары буйлап атлаганда, аның ягымлы халкы белән аралашканда, Сөн буйларында йөргәндә, без әнә шуңа инандык. Язучы Марат КӘБИРОВ дөньясы белән танышу әнә шулай башланды.

Марат абый, мин язучы булам, дигән теләк кайчан һәм ничә яшьтә уянды?

– Мин бишенче класста укыганда ук әдәбият теориясен яхшы белә идем. Университетта укыган апалар белән бәхәсләшә идек, мин өстенрәк чыга идем. Әдәбиятны яраттым. Кечкенә чагымнан ук язучы булырга теләдем. И, монысы болай гына  инде… Минем очучы буласым килә иде. Очучы булалмадым. Самолетлар үткәндә, әле дә ияреп китәрдәй булып карап калам.

Гадәттә, язучы көндәлек мәшәкатьләрдән өстен, диләр. Ләкин ул мәшәкатьләрдән дә беркая китеп булмый бит. Кайсы өлкәдә үзеңне оста саныйсың: аш-судамы, бакчачылык, балыкчылык, чүкеч-балта эшләрендәме?

– Безнең авыл – балта осталары авылы. Бездә балта-чүкеч тота белмәгән кеше юк. Мин – шул авыл малае. Язучы көндәлек мәшәкатьләрдән өстен булалмыйдыр инде ул. Менә син ап-ак халаттан эш бүлмәңә килеп керәсең… Бер кулыңда кофе. Бер кулыңда каурый каләм… Бу – идеал. Ә гадәттә ничек… Краның тамчылап тора, шуны рәтләп куясың… Әле авылда менә. Бер-ике көн чыкмый торсаң, бакчаңны чүп басып китә. Чыгасың инде. Ашарыңа да пешерәсең. Гомумән, ир-ат универсал булырга тиеш. Нинди һөнәр кешесе булуына карамастан. Язучы бигрәк тә. Чөнки белгән бөтен эше, күргән бар нәрсәсе язучыны баета гына.

Туфан абый, иң яхшы әсәрләр авылда языла, дигән, ә синең кайда языла?

– Туфан абый авыл кешесенең салпы ягына салам кыстырырга теләгәндер инде. Әйбәт әсәр булса, кайда да языладыр ул. Әйбәт булмаса да шулай. Язылганда барысы да иң яхшы кебек тоела бит ул. Югыйсә язып та тормас идең. Шуннан күпмедер вакыт узгач кына пүчтәк икәнен аңлыйсың. Мин төрле җирләрдә яздым. Күбесенчә төрле төбәкләрнең сәхнә артында, гримеркаларында, кунакханәләрендә. Ул яктан мин талымсыз булдым. Шулай да Казанда яки авылда үземнең язу өстәленә утырсам, ургылып кына тора. Ул өстәлләр язу өчен генә инде, мине генә көтеп торалар.

Тормышыңның без белмәгән яклары – балачагың, әти-әниең турында сөйләсәң иде.

– Мин әтине белмим. Яшь ярымлык чагымда үлеп киткән. Әни берьялгызы карап үстерде. Ир балага барыбер әти кирәк инде, әнкәң нинди генә әйбәт булса да, әти кешене алыштыра алмый. Без, урам балалары, комлыкта уйныйбыз. Әтиләр эштән кайта. Аларны күргәч, бөтенебез торып чабабыз: «Әти!» – дип кычкыра-кычкыра. Мин дә чабам, мин дә кычкырам. Бөтенесен дә әтиләре күтәреп ала. Мин берүзем басып кала идем. Гел шулай. Юк икәнен дә беләм бит инде. Тик ниндидер өмет бар иде, могҗиза булыр да теге ирләр арасында минем әти дә табылыр сыман иде. Могҗиза булмады. Үз тирәмдә бөтерелеп йөргән күбәләкләрне ярата идем. Кешенең җаны күбәләк булып кайта, диләр бит… Миңа бөтен күбәләк тә әтинең җаныдыр сыман тоела иде. Миңа гомерем буе әти җитмәде. Үз улларыма әйбәт әти булырга тырыштым. Әйбәт әти булалмадым бугай. Мин аларның абыйлары, өлкән дуслары кебек булдым.  Әтисез үскән кешегә әти булу да авыр. Яңадан яшәсәм, бик күп хаталарымны төзәтер идем. Гаиләм, балаларым өчен яшәр идем.

Марат Кәбиров: «Мин кемнедер әгәр яраталсам…»

  Беренче тәнкыйтьчең кем? Гомумән, тәнкыйтькә колак саласыңмы?

– Мин тәнкыйтькә колак салам инде. Ачыктан-ачык хурлауларга да колак салам. Чөнки синең кимчелекләреңне әнә шул хурлаучылар гына әйтеп бирә. Дошманнар әйтә. Дусларың әйтәлми аны. Үземне тәнкыйтьләүчеләргә дә, яманлаучыларга да үпкәләмим. Мин бит идеаль кеше түгел. Язганнарым да идеаль түгел. Һәрбер язучының ниндидер кимчелеге була. Җитешсезлек ул кайвакыт әйбәт якларның дәвамы да булырга мөмкин әле. Әйбәт якларың кимчелекләрдән күбрәк икән, әсәр бар дигән сүз.

Ә иң зур таянычың кем?

– Минем иң беренче укучым – хатыным. Тәнкыйтьчем дә, төзәтүчем дә. Ул – минем өчен бөтенесе дә. Терәгем, таянычым. Утыз ел буена мине саклап килүче фәрештәм.

Язучы илһамсыз яши алмый, син кайдан илһам аласың?

– Һәрбер әсәр үз язмышы белән туа. Аның үз моңы, үз сүзе, үз илһамы була. Ул яктан мин бәхетле булдым. Беркайчан да нәрсә язарга дигән сорау тумады. Яза торган темам һәрвакыт булды. Ничек язарга дигән сорау гына тынгы бирмәде. Ну, мин ничектер яздым инде.

Бәхетле мәхәббәт була аламы?

– Мәхәббәт бәхетле генә була ала. Бәхетсез булса, ул мәхәббәт булмый. Үкенеч, газап… Тагын әллә нәрсәләр… Мәхәббәтнең бәхет китергән өлеше генә – мәхәббәт. Ләкин аның газабы да – бәхет.

Төп каһарман мәхәббәт мәете булган әсәрең бар. Хиснең мәеткә әйләнүе фаҗигаме, гадәти хәлме?

– Менә ул хикәядә төп каһарман – мәхәббәт. Менә без кемнеңдер күңелен яулап алабыз да: «Әһә, булды, без җиңдек!» – дигән сыман тынычланып калабыз. Алай түгел. Берлинны гына бер тапкыр алалар. Һәм гомер буе бәйрәм итәләр.  Мәхәббәтне көн саен, минут саен яңартып торырга кирәк. Гомер буе яуларга кирәк. Син яуламый башлыйсың икән, ул үлә башлый. Шуннан соң бөтен гаиләң белән бөтен гомерең буена шул мәхәббәтнең табутын күтәреп барырга мәҗбүр буласың. Әсәр шул хакта. Ә хиснең мәеткә әйләнүе… Без ничек кенә күрмәскә тырышсак та, тормышның үз гаделлеге бар. Баланс. Син нәрсәнедер яки кемнедер үтерәсең икән, нәрсәдер яки кемдер сине үтерә. Бу дөньяда һәр адымың өчен җавап бирәсең. Үзең өлгермәсәң, нәселең җавап тота. Менә без бүген элекке ханнарыбызның хайванлыгы өчен дәүләтсезлек белән түлибез бит… Без җавап бирәбез… Алар безне, үзләренең киләчәген яратмаган өчен. Без мәхәббәтнең мәетен күтәреп яшибез. Бу – теге хикәянең чүт кенә тирәнрәк катламы. Беркем дә үзе өчен генә, үз дәвере өчен генә яшәми. Без үзебездән соң калган кешеләргә мәхәббәт алып барырга тиеш.

– Гомер уртасына җиттең. Нинди уйлар белән яшисең, нәрсә борчый, иң зур сөенечең ни?

– Илле яшь гомер уртасы булса, бик әйбәт булыр иде дә ул… Шулай да аны гомернең бер үре диләр бит инде.  Илле яшьне ил агасы диләр. Мин татарның иле, үз дәүләте булуын телим. Үзем аны күрәлмәм инде, улларым да күрмәс. Оныкларым күрер. Иң зур сөенечем: мин үземне вакламадым, хәлләрем төрле булса да, үзем бер дәүләт кебек яши алдым. Намусыма тап төшермәдем. Мин – сезнең иң керсез язучыгыз.

Гомер-гомергә ата һәм бала конфликты булган. Бу нилектән шулай? Аны югалтуларсыз хәл итеп буламы?

– Бу булырга тиеш. Балалар яңалык алып килә. Һәр яңалык башта шик астында була. Соңыннан кулланышка кереп китә. Я юкка чыга. Ата белән бала каршылыгы һәрвакыт булачак. Ул бит яңалык белән искелекнең көрәше кебек. Менә мин дә бит әдәбиятка яңалык алып килдем. Башта яратмадылар. Хәзер түзәләр. Соңрак бәлки яратырлар да. Һәр буын яңалык алып килә. Менә бу мәхәббәтне яңарту сыман. Тормышны яңарту.


Мәчеләр алласы дисең үзеңне. Дин әһелләренең ачуын китермисеңме икән бу сүзләрең белән? Гомумән, дингә карашың нинди?

– Моны мин шаяртып әйтәм. Ну, үземне Аллага исәпләмим бит инде. Кайчагында бераз мактанып та алам, тик миндәге кайбер нәрсәләр самоирония аша. Мин үземнән үзем көлә беләм. Ә дингә карашым… Мин нык надан малай түгел бит инде… Дөньяның бөтен диннәрен өйрәнеп чыккан кеше. Дин ул – әйбәт әйбер. Тик идеологиягә, кешеләр белән идарә итү коралына әйләнә икән, ул үзенең аллачылыгын югалта. Аллага ышанам. Алла белән аралашу өчен дин кирәкми. Ә, бәлки, мин сезгә Алла сүзен җиткерәмдер. Ул минем аша сөйлидер. Кайчагында шулай уйлап та куям. Үзем генә болай булдыра алмас идем, Ходай бирә торгандыр миңа дим. Менә тагын мактану кебек инде… Дөресен әйтсәм, гел мактану кебек була. Динчеләр гафу итсен.

Марат Кәбиров: «Мин үземне песиләр алласы кебек тоям»

Язучы хәле турында сорамасам, дөрес булмас иде. Язучының матди хәле күпләрне кытыклый торган сорау. Ни өчен иҗат кешесен бушка эшләтәселәре килә?

– Авторлык хокуклары санга сугылган илдә яшәсәм, мин күптән миллиардер булыр идем инде. Җырлар белән генә дә. Гел популяр, кассовый артистлар белән эшләдем. Күп җырлар хит булды. Хәния, Нәфкать, Айдар, Җәвит… Боларның һәркайсы минем җырлардан гына торган бер концерт эшли ала. Ришат Төхвәтуллин җырлаган «Агымсу» бүген дә иң популяр җырлардан санала. Хәзер бик алай ук түгел инде, бик күп юмористлар егерме ел буена минем әсәрләр белән сәхнәдә йөрделәр. Эшләмәдем түгел инде. Бу әле сәхнә, эстрада өлеше генә. Россия Евросоюзга керергә тырышкан бер вакытта авторлык хокукларын тәртипкә китерә башлагач, миңа ай саен йөзәр мең сум килә торган иде. Хәзер менә биш мең килә. Чуешь разницу? Мин күп эшләдем. Һәм бик алданган, бик таланган кеше инде. Мине илем талый. Халкым ярдәм итә. Китапларымны алып торалар. Мин – бүген иң күп яза һәм иң күп укыла торган кеше. Мин барыбер үземне миллионер итеп тоям.

Заказга шигырьләр язу – бу мәсьәләдә җәмгыятькә җавапмы ул?

– Заказга котлау шигырьләре язам, дидем. Сайт ачып куйдым. Бу бит түләүле заказ түгел. Кешеләрне ничек котлаганнарын күреп, эчем пошканга гына. Романнар язган арада, бераз ял итеп аласым килде. Кемнәргәдер нәрсәләрдер язып бирдем. Булды. Шәп булды. Тик мин гел котлау әйберләре язып яталмыйм инде. Хәтта акча түләсәләр дә. Әгәр шулай кылансам, Ходай мине гафу итмәс иде. Әле ул биргәннәрен дә алып бетерәлмим.

P.S. Сеңрән авылы, шагыйрьнең әнисе турында – газетаның алдагы саннарында.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Анна Арахамия


Фикер өстәү