Аның сүзләренчә, автомобильләр саны артуга карамастан, соңгы биш елда Казанда аварияләрнең төп күрсәткечләренең тотрыклы кимүе күзәтелә. Биш ел эчендә Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 20, төрле тән җәрәхәтләре алучылар – 18, юл корбаннары саны 16 процентка кимегән. – Җәяүлеләрне бәрдерү юл-транспорт һәлакәтләрендә үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып кала. Җәяүлеләр катнашындагы аварияләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава шартларында арта. Үлгән 11 җәяүленең дүртесе, куркынычсыз юл кичүе янәшә булса да, юлны, кагыйдәләрне бозып, тиешсез урыннан чыккан, – диде Илдар Шакиров. Ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяу булырга, юл билгеләре һәм светофор сигналларына игътибарлы булырга чакырды.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, үз чиратында, хәзер Казан юлларының 85 проценттан артыгы норматив хәлдә, дип белдерде.
– Без моңа күп көч сарыф иттек һәм акча тоттык. Ләкин тагын бер кат шуны әйтәсем килә: монда машина йөртүчеләрнең үзләренең дә җаваплы карауы мөһим. Быелның дүрт аенда бездә һәлак булучылар саны да, җәмәгать транспортында юл-транспорт һәлакәтләре саны да артты. Шуңа күрә мин бу эшне мөмкин кадәр җитди алып баруыгызны сорыйм, – диде комитет җитәкчесе.
Җәйге каникулга бер айдан азрак вакыт калганлыктан Казанда мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт травматизмын комплекслы профилактикалау буенча эш тагын да көчәйтелгән. Велосипедларны һәм мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләренә, шәхси мобильлек чараларын куллануга, шулай ук ата-аналарның балаларның иминлеге өчен җаваплылыгына аерым игътибар бирелә. Бер үк вакытта хокук бозарга өлгергән яшүсмерләр белән шәхси профилактик эш алып барыла. Шакиров билгеләп үткәнчә, шәһәрдә аварияләрне профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга, шул исәптән питбайк, квадроцикл һәм электр самокаты белән идарә итүчеләргә, үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерә торган белешмәлекләр таратыла.
«Питбайк – юлга чыгарга хокуклы транспорт чарасы түгел. Ул рульдәге кеше өчен дә, янәшәдәгеләр өчен дә куркыныч. Тыеп яки чикләп кенә без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз, әлбәттә. Бәлки мондый төр техникада йөрүче яшүсмерләрне махсус спорт ярышларына җәлеп итәргә кирәктер. Бу эшне контрольгә алуыгызны сорыйм», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Илдар Шакиров билгеләп узганча, 2025–2026 уку елы алдыннан Башкарма комитет хезмәткәрләре Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә мәгариф учреждениеләре янындагы территорияләрне тикшергән. Балаларның юл-транспорт травматизмын системалы профилактикалау максатларында мәктәп укучыларын, яшүсмерләрне һәм аларның ата-аналарын үз эченә алган социаль бергәлекләр җәелдерелгән.
– Юлларда аварияләр һәм үлем очракларын киметү буенча эш берничә юнәлештә оештырыла. Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында даими рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча махсус дәресләр уза. Бер үк вакытта ата-аналар белән системалы эш алып барыла. Бу гаиләләргә мәгълүмат җиткерү генә түгел, аларны профилактик эшкә дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Инде хокук бозуларга юл куйган яшүсмерләр белән аерым эшлибез. Һәр очрак балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссияләре утырышларында карала. Шуннан соң укучылар белән уку урыны буенча шәхси профилактик эш оештырыла, төзәтү гамәлләренең төгәл планы эшләнә, – диде Шакиров. Каникуллар алдыннан имгәнүләрне кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк дип көтелә. Велосипед һәм мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен, йөрү өлешендә хәрәкәт итү өчен яшь чикләүләрен, шәхси мобильлек чараларын куркынычсыз файдалануны аңлатачаклар, шулай ук ата-аналарга балаларның куркынычсызлыгы өчен аларның шәхси җаваплылыгы турында искә төшерәчәкләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез