Газетага язылу

Психолог Резеда Абдулина: «Тиеш» сүзеннән баш тартыгыз. Ул бары тик борчу гына өсти»

Күптән түгел уздырылган сораштырудан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең яртысында диярлек «отличник синдромы» бар. Нәрсәгә генә алынсаң да, идеаль дәрәҗәгә җиткерү омтылышы һәм ялгышудан курку хас булган әлеге «чир» тормышта ничек ярдәм итә һәм яшәргә ничек комачаулый? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Резеда Абдулина ярдәм итте.

Психолог Резеда Абдулина: «Тиеш» сүзеннән баш тартыгыз. Ул бары тик борчу гына өсти»

– Әлеге синдром кайчан барлыкка килә? Һәм кайчанга кадәр дәвам итә?

– Гадәттә, әлеге синдром кече сыйныфларда укыганда (7–10 яшьтә) барлыкка килә. Нәкъ менә шул вакытта бала өчен укытучы куйган билгеләр төп күрсәткеч булып тора. Ләкин ул мәктәпкә кергәнче үк тә барлыкка килергә мөмкин. Моның сәбәбе – әти-әниләрнең баласын тырышлыгы, кызыксынуы өчен түгел, ә фәкать идеаль нәтиҗә өчен генә мактавында.

– Күпләр аны, мәктәпне тәмамлауга бетә, дип саный. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Юк. Мәктәптәге «бишле»ләр урынына кешедә эштә мактауга, социаль челтәрләрдәге бәяләүләргә бәйлелек барлыкка килә. Бу синдром булган кешенең тормышында бар да идеаль булырга тиеш (аныңча, әлбәттә): эштәге рейтинг, өйдәге тәртип, фигура, балалары... Кеше «мин – минем уңышларым ул» режимында яши.

– Әти-әниләр йогынтысы турында әйтә башлаган идегез. Нинди сүзләр яки гамәлләр балада «отличник синдромы» китереп чыгарырга мөмкин?

– Беренчедән, шартлы мәхәббәт. Бала мактау сүзләрен даими рәвештә уңышлары өчен генә ишетә, ә калган вакытта әти-әниләре битараф яки канәгать булмауларын күрсәтәләр. Мәсәлән: «Бишле»ң өчен молодец! Ә бүлмәңне җыештырдыңмы?» яки «Ну, ниһаять, син мине шатландырдың». Турыдан-туры «син бишле алганда гына молодец» димәсәләр дә, бала нәтиҗә ясап куя: мәхәббәткә лаек булырга кирәк.

Икенчедән, башка балалар белән чагыштыру. Әйтик, «Сыйныфташың мисалларны синнән тизрәк чишә», – дип әйтү. Монда бернинди начар сүз юк кебек, ләкин бала моны «син җитәрлек дәрәҗәдә акыллы түгел» дип ишетә, кабул итә.

Өченчедән, бала ирешкән нәтиҗәләрне, аның тырышлыгын танымау. Күз алдына китерегез: бала сәгать ярым чамасы рәсем ясый, әти-әнисенә күрсәтә, ә алар: «Матур булган, ләкин менә бу кырые тигез түгел. Әйдә, яңадан ясыйк», – ди. Монда да бер начар сүз юк, әмма бала: «Тырышлык исәпкә алынмый, бары тик идеаль нәтиҗә генә мөһим», – дип нәтиҗә ясап куя.

Дүртенчедән, хаталарны тәҗрибә буларак түгел, ә проблема буларак кабул итү. Мәсәлән, бала ялгыш кына тәлинкә ваткач, әти-әнисеннән «була торган хәл, әйдә, бергә җыештырыйк» урынына «кулыңнан берни килми, гел әйберләрне ватып йөрисең» сүзләрен ишетү. Балада «ялгышу – куркыныч, оят нәрсә» дигән уй-күрсәтмә барлыкка килә.

– «Отличник синдромы»ның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

– Мондый кешеләр барысына да өлгерергә омтыла, аларда дисциплина, җаваплылык көчле. Мондый хезмәткәрләрне җитәкчеләр дә ярата. Кеше тырышып эшли һәм максатларга ирешә белә. Еш кына башкалар өчен аның тормышы бик уңышлы булып күренә: дипломнар, тәртип...

Тискәре якларына килгәндә, мондый кеше хаталардан курка, ул синдром парадоксаль рәвештә прокрастинациягә китерә ала, ягъни кеше, ялгышмас өчен, бөтенләй бернәрсә эшләми башларга мөмкин. Андый кешеләргә «эмоциональ яну», борчылу, депрессия хас. «Отличник синдромы» булган кеше, яхшырак та булдыра ала идем, дип уйлап, ирешкән нәтиҗәсенә сөенә белми. Мөнәсәбәтләрдә ул башкаларга карата бик таләпчән, еш үпкәли.

– Ике яклы мәсьәлә, димәк. Бу синдром белән көрәшергә кирәкме соң?

– Ул кешенең шатлыгын киметсә, сәламәтлеген һәм мөнәсәбәтләрен бозса, кирәк. Ләкин монда төп максат – бу синдромны ярдәмчегә әверелдерү.

Җиңәр өчен нишләргә?

– Үзегезгә нәрсәне дә булса җиренә җиткермичә эшләргә рөхсәт итегез. Көнкүрештән башлагыз: китапны үз урынына куймагыз, смс-хәбәрне тикшермичә җибәрегез... Көненә бер эшне аңлы рәвештә шулай эшләгез. Дөнья җимерелмәячәк.

– «Хаталар көндәлеге» алып барыгыз. Ялгышыгызны язып, аның янына бу хатаның нинди файда китергәнен теркәп куегыз. Мәсәлән: «Очрашуга соңга калдым, димәк, икенче юлы ярты сәгатькә иртәрәк чыгармын». Баш мие әкренләп хаталарны фаҗига буларак кабул итүдән туктаячак.

– Игътибарны нәтиҗәгә түгел, ә эш барышына юнәлтегез. Үзегездән «Ахырда нәрсә килеп чыкты?» – дип түгел, «Моны эшләгәндә миңа нәрсә шатлык китерде?» – дип сорагыз.

– «Тиеш» сүзеннән баш тартыгыз. Ул бары тик борчу гына өсти. Башкача әйтеп була: «Миңа теге яисә бу эшне идеаль дәрәҗәгә җиткерү мәҗбүри түгел», «Мин үз көчемнән чыгып кына тырышачакмын» һ.б. Шулай итеп, сез яңадан үз тормышыгыз белән үзегез идарә итә башлаячаксыз.

Үз-үзегез белән килешергә авыр икән, белгечкә мөрәҗәгать итегез. «Отличник синдромы» ул – гадәт, ә гадәтләрне үзгәртергә мөмкин.

– «Отличник синдромы» булган кеше чын отличниктан нәрсәсе белән аерыла?

– Отличникка («сәламәт перфекционизм») «Мин «бишле» алырга телим, һәм бу кызык» дигән фикер хас. Ул ялгышса, борчыла ала, ләкин аннары ялгышларының сәбәпләрен ачыклый һәм алга таба бара. Идеаль эшләргә көче булмаса, ул яхшы итеп кенә дә эшли ала, һәм нәтиҗәгә чын күңелдән шатлана. «Отличник синдромы» булган кеше: «Мин бары тик «бишле» алырга тиеш, юкса мин начар, акылсыз, яраксыз», – дип уйлый. Хата аңарда паника, оялу, үз-үзен кимсетү хисе уята. Ул хәтта сәламәтлеге какшаса да, эшен идеалга җиткермичә туктый алмый. Ә нәтиҗә еш кына шатлык түгел, вакытлыча җиңеләю хисе генә китерә.

Җәһәт тест

Үзеңдә әлеге синдром барлыгын ничек белергә? Сорауга җавап табар өчен, Резеда Абдулина түбәндәге тестны узарга тәкъдим итә. Сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирәсе.

1. Бүген планлаштырылган эшләрнең барысын да эшләмәсәгез, үзегезне яраксыз дип хис итәсезме?

2. Вакыт аз калса да, эшегезне өч тапкыр тикшерәсезме?

3. Сезнең өчен хата – фаҗигаме?

4. Яхшы гына җитми, бик яхшы кирәк. Бу фикер белән килешәсезме?

5. Үзегезне башкалар белән чагыштырасызмы?

6. Даими эшләрегезне теләгәнгә түгел, шулай кирәк булганга яисә башкалар гаепләүдән куркып эшлисезме?

Күпчелек сорауларга «әйе» дип җавап биргән булсагыз, мөгаен, сездә әлеге синдром бардыр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре