Чокыры
Яшь агач тизрәк яңарсын өчен, утыртыр алдыннан тамырларын «Эпин», «Циркон» кебек эремәдә ярты сәгатьләп тоту әйбәт булыр. Чокырына килгәндә, үсенте тамырларыннан 2–3 тапкыр зуррак итеп казу сорала.
Алмагачка, груша агачына чокырның диаметры – 100 см, тирәнлеге 60 см булсын. Чия, слива, абрикос кебек куакларны 40х80 см үлчәмендәгесенә утырту кирәк. Суы төпкә җыелып, тамырларына зыян китермәсен өчен аска вак таш (эрерәк) яки кирпеч ватыклары салып калдырасы. Ә өстенә уңдырышлы туфрак катнашмасы саласы. Аны чокыр казыганда чыккан туфракка 1 чиләк черемә яки компост, 1 стакан көл өстәп ясарга мөмкин.
Ашламасы
Җимеш үсентеләре туфрагына 2 стакан чамасы табигый ашлама өстәү киңәш ителә.
Химик ашламага өстенлек бирүчеләр алмагач, груша үсентесе чокырына салынасы черемәгә ярты кило суперфосфат (бөртекле), 1 кило көл; чия һәм слива үсентеләренә – 1 чиләк черемәгә 300 г суперфосфат (бөртекле), 60–80 г калий сульфаты яки 40 г чамасы хлорлы кальций өстәргә мөмкин. Чокырдагы туфрак катнашмасы агачны 2–3 ел туендырып торырлык булырга тиеш.
Ялгау урыны
Утыртыр алдыннан үсентенең тамырларын саклык белән генә чокырга урнаштырасы. Ялгау урыны һәм үсеш ноктасы туфрактан чыгып калырлык итеп тамырны күмәсе. Чокырга уңдырышлы туфрак тутырып тыгызлыйсы. Үсентене саклык белән генә казыкка бәйләп куясы. Яшь агачка ныклык биреп торачак ул. Төбенә 10–12 л су сибәсе.
Берәр атна чамасы узгач, туфрагы утырачак. Шуннан соң, җире ярылып китмәсен, дымы яхшырак саклансын өчен, пычкы чүбе (искерәк булса әйбәт) яки башка әйбер белән мүлчәлисе.
Утыртыласы үсенте түбәндәге төп таләпләргә туры килергә тиеш:
- «Яше» – 1–2.
- Тамыры – нык җәелгән, зыян килмәгән, бик күп вак тамырчыклардан торган.
- Кайрысы – ярылып китмәгән, чир билгеләре булмаган.
- Ялгау урыны – ныгыган.
- Сорты – безнең төбәккә яраклаштырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез