Газетага язылу

Риф Гатауллин: «Нишләп мин җыр өчен судлашып йөрим? Ул яшәргә тиеш»

«Ялгыз көймә», «Бир кулыңны», «Серле йөрәк», «Хушлашырга ашыкма». Бу җырларны хәтерлисез бит? Бер ишетүгә үк, күңелне яулап алган әлеге җырларга көйне композитор, җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин иҗат иткән.

Риф Гатауллин: «Нишләп мин җыр өчен судлашып йөрим? Ул яшәргә тиеш»
Фото: шәхси архивтан

200 дән артык җыры, шулай ук ике симфониясе, фортепиано, фагот, флейта, кларнет өчен пьесалар циклы бар моң остасының. Заманында ул телевидениедән дә бик еш чыгыш ясый иде, гастрольләрдә дә күп йөрде. Хәзер инде лаеклы ялда. Ләкин иҗаттан туктамый. «Татар һәвәскәр композиторлары антологиясе»н туплап чыгарган. Әле үзенең җырларын да җыентык итеп чыгарырга хыялланып йөри. Риф Гатауллин белән үткәннәрне искә төшереп, бүгенге иҗади тормыш хакында фикер алыштык.

– Риф абый, бүген дә җырлар иҗат итәсезме?

– «Риф абый, яз әле», – дип, шигырьләрен дә җибәрәләр. Кайвакыт, язмыйсың, дип үпкәлиләр дә. Ләкин инде элеккечә иҗат итеп булмый. Хәзер төп максат – барлык язган җырларны, көйләрне туплап калдыру, җыентык итеп чыгару. Минем бит зур күләмле әсәрләрем дә бар. Шулай да узган ел Оренбург театры өчен спектакльгә музыка яздым әле.

Хәзер үзеңә карата зуррак таләпләр дә куясың. Заманында мин Халык иҗаты йортында эшләдем. Фәннур Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов кебек шагыйрьләр белән күп җырлар иҗат иттек. Алар арасында халыкка яхшы таныш «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә», «Серле йөрәк» җырларын беләсез. Язасың, халык  алдына чыгып җырлыйсың. Аларны тамашачының ничек кабул иткәнен, нәрсә кирәген тоясың. Бу алга таба  да иҗат итәргә бер этәргеч бирә. Өстәвенә мин әле Мәдәният министрлыгында да эшләдем. Рәхмәт, 70 яшемә кадәр эшләү мөмкинлеген бирделәр. Аннары инде лаеклы ялга киттем. Үземнең туган районым Югары Осланда ташламадылар. Алар мине чакырып, Балалар үзәгендә театр оештырырга тәкъдим иттеләр. Мин, канатланып, шул эшкә алындым һәм хәзер балалар белән шөгыльләнәм. Спектакльләр дә куябыз, дөрес сөйләмгә дә өйрәтәм. Консерватория белемем булгач, аларның барысын да беләм бит. Төрле милләт балалары килә. Бер кыз хәзер музыка училищесына укырга керде. Рус милләтеннән үзе. Мин аны да татарча өйрәттем.

– Популяр җырларыгыз бик күп бит. Аларны бүген дә рәхәтләнеп җырлап була.

– Җырларым тупланган ике җыентыгымны әзерләдем. Шуларны ничек тә чыгарасы иде. Берсе авылларга багышлап язылган җырлардан төзелгән, «Татарстан, бәхет җырым син» дип атала. Элек авылларга багышлап җырлар яздыру бик популяр иде бит, заказлар да бирәләр иде. 40 лап җырым керде. Икенче җыентыгым – «Җырым канат булсын» дип атала. Аларда ноталары да бирелә. Җырларны өйрәнү өчен әзер материал.

– Хәзер ясалма фәһем дә җырлар яза. Сез моңа ничек карыйсыз һәм профессиональ композитор буларак, аның иҗатын ничек бәялисез?

– Мин кайчакта, безнең җырлар яшәр микән, дип тә уйлап куям. Кайбер кешеләр аны ясалма фәһем язганлыгын аңламый да бит әле. Үзем дә башта: «Мишәр акценты белән җырлана торган нинди җыр соң бу?» – дип аптырый идем. Аннары гына аңлап алдым. Ясалма фәһем әллә ниләр эшли ала, ләкин тавышның тембрын ала алмый. Барысында да бер төрле. Иң беренче тыңлаганда әйбәт кебек, кызык та. Ә кабат-кабат тыңласаң, җаны юк икәне сизелә. Кеше бит ул барыбер үз бормаларын, мелизматикасын кертә. Юк, ясалма фәһем кеше дәрәҗәсенә җитә алмый ул. Иҗат кеше күңеле аша чыгарга тиеш.

– Бәлки ясалма фәһемне сәнгать дөньясына якын җибәрү дә кирәк түгелдер...

– Иҗатны каядыр җиңеләйтү максатыннан кирәк ул. Мәсәлән, симфония язганда. Ул – бик катлаулы хезмәт бит. Кул белән күпме ноталарны, ничәшәр бит язарга кирәк. Ә монда ясалма фәһем белән эшне җиңеләйтергә мөмкин.

– Сез «Татар һәвәскәр композиторлары антологиясе»н төзегәнсез. Сер түгел, профессионаллар үзешчәннәрне бик яратып бетерми. Ә сезгә аларның исемнәрен туплап чыгару нигә кирәк иде?

– Минем беренче остазым Сара апа Садыйкова булды. Ул бит инде гомер буе газап күрде. Көнчелек дигән нәрсә бар бит ул. Бу китапны чыгаруга төп сәбәпче дә Сара апа булды. Аны күтәрәсем килде. Мин Сара апаның хорына йөрдем. Ул вакытта КХТИда укый идем. Анда яшь студентлар йөри, җырлыйлар. Алар белән аралашам, җырларымны да ала башладылар. Сара апа: «Энем, син беренче җырларыңны кешеләргә бирмә. Алар камил булмый. Кат-кат эшкәртелгәннән соң гына бир», – ди. Аның сүзләрен башта аңлап бетермәдем. Ләкин ул дөрес әйткән. Үсә-үсә киңәшләрен  истә тоттым. Сара апа миңа КХТИдан китәргә кушты. Тыңладым, укуны ташладым да музыка училищесына җырчылыкка укырга кердем. Анда миңа бик җайлы булды. Белем дә алам, тавыш булгач җырлыйм да, гастрольләргә дә чыгам. Язучылар белән бөтен чараларга да чакыралар иде. Гел иҗатта булдым, җырларым популярлашты. Аларны Илһам абый да, Әлфия апа да җырлады. Барысы да Сара апа янына киләләр иде. Шунда мин дә танышам. Ходай миңа шундый юл ачты. Сара апа Садыйковага карап, үзем дә ансамбльләр оештырдым. «Юность», «Воровский» клубларында эшләдем. Баянда уйный белә идем, инде музыканы да  өйрәндем, төрле тавышлар белән эшли башладым. Җырчыларга да җырларымны бирәм. Шамил Шәрифуллин исемле педагог миңа консерваториягә керергә киңәш итте. Ләкин анда керү өчен сонаталар, башка музыка әсәрләре кирәк. Ул мине әзерли башлады, сонаталар яздык. Мондый ярдәме өчен Шамил Шәрифуллинга рәхмәтле мин. Ә телевидениедә җырларым яңгыраган өчен Идмас Үтәгәновка зур рәхмәт. Тормышымда шундый ярдәмчел кешеләр һәрвакыт очрап торды.

– Антологиягә ничәләп һәвәскәр композитор керде?

– 200 гә якын. Монда әле барысы да түгел, яшьрәкләр кермәде. Татарстаннан читтә, чит илләрдә яшәп иҗат итүчеләрне дә кертергә тырыштым, биографияләрен, фотосурәтләрен, ноталары белән җырларын да бирдем. Халык иҗаты йортында эшләгән елларда ук мин аларны өйрәнә башлаган идем. Һәвәскәр композиторларның «Барлау» оешмасын да төзедем. Халык иҗаты йортында аларны җыеп, төрле семинарлар да уздыра идек. Кызганыч, ул йортны бетерделәр. Композиторлар берлегендә һәвәскәрләр бүлеген ясау теләге дә булды. Алар арасында нинди талантлы кешеләр бар бит! Шуңа да исемнәрен мәңгеләштерергә уйладым. Мин аларны үзешчән дип түгел, ә һәвәскәр дип атадым. Бу сүз буенча Илһам абый, Әлфия апа, шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева белән дә киңәштем. Алар да мине хупладылар. Үзешчән сүзе ул бит – рус теленнән туры тәрҗемә. Антология кәгазь вариантта җыелган килеш ята иде. Мәдәният министрлыгы аны эшләп бетерү өчен грант бирде. Ә чыгарырга Татарстан Рәисе каршындагы Телләрне үстерү комиссиясе булышты.

– Күпме кешеләр белән аралашкансыз. Халык иҗаты йортында эшләгән елларыгызны сагынып искә аласыздыр әле.

– Әлбәттә, искә алам. Ул бит – безнең яшьлек. Композиторлар бергә җыела, җанланалар, иҗат итәргә ашкынып торалар. 90 лап композитор җыелган чаклар булды. Антологияне чыгару да – бер хатирә. Китапны күргән кешеләр шатлана. Әле Зөһрә Шәрифуллина белән сөйләштек. «Илһам абыйны да керткәнсең икән», – ди. Ничек кертмисең? Ул җырларны үзе дә язды. «Син сазыңны уйнадың» җырының көй авторы – Илһам абый үзе бит. Ул вакытта бу турыда әйтергә ярамады, шуңа да халык көе дип чыгардылар. «Мин радиодан Иран көен тыңлап утырганда, Нәкый Исәнбәт сүзләрен алып, шундый көй язарга теләдем», – дип, Илһам абый үзе сөйли иде. «Идел буе каеннары» җырының үзенеке икәнен яшермәде. Антологиягә кертеп, Илһам абыйны да хөрмәтлисем килде. Ул үзе дә миңа бик булышты. Һәвәскәр композитор вакытымда ук «Хушлашырга ашыкма» дигән җырымны алып җырлады, күтәрде. 

– Беренче җырларыгызны кайчан яздыгыз?

– Авылда яшәгәндә үк яза башладым, ул вакытта әле ноталар белән таныш түгел идем. Клубта баянда уйныйм, яшьләр вальс уйнавымны сорый. Ә мин бит белмим. Үзем уйлап чыгара идем. Аннары инде профессиональ вальсларны ишетә башладым. Шуларга охшатып көй яздым. Соңрак вальс көенә тартым җырларым да барлыкка килде: «Яну, дөрләү, уйнау-көлү, туган-үскән якта....»

– Ә гармунда уйнарга кем өйрәтте?

– Туган авылым Яңа Болгарның табигате гаҗәеп матур. Анда музыкага тартылмый, көй язмый мөмкин түгел. Мин шул гүзәллекне күреп үстем. Гармунны 4 яшьтә алып бирделәр. Аны өйрәнүем ватып караудан башланды. Икенче сыйныфта укыганда миңа чын гармун алдылар. Малай кеше булгач, әни велосипед алмакчы иде. Ә мин дәү әнигә: «Әни миңа гармун алса әйбәтрәк булыр иде», – дип әйттем. Шулай итеп әни тальян гармун алып кайтты. Шунда инде чын-чынлап өйрәнә башладым. Беренче көем «Суда, суда, суда йөзә аласыңмы?» иде. Ә өйрәнергә булышучы кешеләр – авылдагы көчле гармунчылар. Берсе – Илдар абый, икенчесе – Зөфәр абый. Табигать тә матур булгач, авылга җәй көне кеше күп кайта. Ә халык җыелса, һичшиксез, гармунда уйныйлар, җырлашалар. Менә шуны күреп үсәсең бит. Алтынчы сыйныфка җиткәч, миңа баян алып бирделәр.

– Иҗатыгыз гөрләп барса да, шәхси тормышыгыз шактый гына бормалы булган бит. Бүгенге көнгездән сез канәгатьме?

– Канәгать. Мине хөрмәт итүче, минем өчен яшәүче хатыным – Мөршидәм бар. Беренче никахтан балабыз булмады. Ә миңа нәселемне дәвам иттерүче кирәк иде. Мөршидә белән уртак балабыз туды. Аңа исемне дә Туран дип үзем куштым. 4–5 яшеннән үк музыкаль белеме белән дә шөгыльләндем. «Сәләт»кә дә йөрде. Дуслары да – иҗат кешеләре. Бүген улыбыз иҗатта. Тагын бер улым Алмаз исемле. Анысы Туран улымнан зуррак. Мин аны үз балам дип таныдым, ташламадым. Хәзер дә аралашып яшибез.

–  Җырларыгызны артистлар сорап алалармы?

– Әйе, җырларым әле дә җырлана. Шалтыратып: «Риф абый, җырласам каршы килмисезме?» – дип сорыйлар. Әлбәттә, каршы түгел. Җыр яшәгәнгә шатланам гына. Хәзер бит шундый замана китте: янәсе, рөхсәт сорамасалар, мин автор буларак, алар белән судлаша да алам. Совет чорында андый нәрсә юк иде. Нишләп мин алар белән судлашып йөрим?

– Акча да сорамыйсызмы?

– Юк, сорамыйм. Мин аңа җыр бирәм икән, ул аны фонограммалар ясатсын да җырласын. Ул бит минем җырымны яңарта. Ноталарны алсыннар да җырны яшәтсеннәр генә.

– Сорамыйча җырлаган очракта да үпкәләмисезмени?

– Үпкәләмим. Ул җырның минеке икәнлеген генә әйтсеннәр.

– Кеше гомере буе яшәү мәгънәсен эзли. Сезнең яшькә җиткән кеше аның асылын инде аңлыйдыр. Сез үз тормышыгызның яшәү мәгънәсен таптыгызмы?

– Таптым. Ул – минем иҗатым һәм халыкка үз хезмәтләремне калдыра алуым. Хәтта күпмедер күләмдә югалган мирасыбызны да. Мин гастрольләргә йөргәндә мөнәҗәтләрне дә барладым. Нәкый Исәнбәтнең иҗатын да җыентыгыма кертә алдым. Ул бит – зур шәхес. Шуңа күрә яшәвемнең мәгънәсе бар, дип сөенеп әйтәм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре