Лилия Галимова: «Президент «Рубин» уенына бәя бирми»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының уенына бәя бирмәячәк. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. Исегездә булса, Казан клубы премьер-лигадан төшеп калды. Соңгы уенда ул «Уфа»га җиңелде.

— Татарстан Президенты аерым клубны алып, аңа анализ ясап, бәя бирүче түгел. Команданың уенына төп бәяне җанатарлар бирә, — диде Лилия Галимова. — Башка сорауларны исә клуб җитәкчелеге, аның спонсоры хәл итә.

“Безне таладылар”. “Рубин” премьер-лигада калырга өметләнә


Фикер өстәү