Яр Чаллыда 5 көн элек югалган кызны эзлиләр

Тукай районы Мусабай-Завод авылында яшәүче 28 яшьлек кыз 20 май көнне югала. Якыннары аны Яр Чаллыда булырга мөмкин дип саный.

Аның буе 170-177 см, ябык, чәчләре сары, кыска. Кыска кара куртка, кара соры джинсы, кара кроссовкалар кигән булган.

Кызның кайдалыгын белсәгез +7 906 332-02-03 номерына шалтыратыгыз.


Фикер өстәү