Татарстанда 4 көн элек югалган 19 яшьлек кызны эзлиләр

Аның элемтәгә чыкмавына дүртенче көн киткән инде.

Чаллыда 19 яшьлек Дарья Белованы эзлиләр. 8 ноябрьдән бирле кыз белән бернинди элемтә юк, дип яза “Челнинские известия”.

Минзәлә районы Кановаловка авылында яшәүче кыз Чаллыга табибка күренү өчен килгән. Сырхауханәдән чыккач, аны 26 комплекс каршындагы “ЭССЕН” гипермаркетында күргәннәр. Дарья көндезге 1ләр тирәсендә Чаллыда яшәүче туганына шалтыраткан. Шуннан соң авылга әнисенә шалтыратып, өенә кайтып китү өчен көндезге сәгать 2гә машинага заказ бирүен әйткән. Башка элемтәгә чыкмаган, әлегәчә өенә дә әйләнеп кайтмаган. Телефоны эшләми. Аның кайда икәне билгесез.

Билгеләре: буе 155 см, ябык гәүдәле, чәчләре алсу төскә буялган, яшькелтем-соргылт күзле, күзлек кия.
Кара куртка, кара толстовка, кара джинсы кигән, үзе белән кара биштәре булган.

Кызны эзләүгә ярдәм итәрдәй мәгълүматларны “Кайнар линия”гә (8 (800) 700-54-52) яки “112” номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.

 


Фикер өстәү