Казанда торакны арендага алып тору бәясе нык арткан

Октябрь аенда бер бүлмәле фатирны арендага алып тору хакы 12 процентка диярлек үскән.

Илдә III кварталда торак арендасы 3 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта октябрь аенда 6 процентка кадәр үскән. Бу хакта “МИР КВАРТИР” федераль порталы яза.

Октябрь ае өчен уртача саннар түбәндәгечә: бер бүлмәле фатир бәясе 7 процентка үсеп, аена 20 039 сумга, ике бүлмәле – 26 191 (5,9%), өч бүлмәле – 33 090 сумга (4,5%) җиткән.

Казан – аренда торагы бәясенең үсү темпы буенча исемлек уртасында: 49 нчы урында. Татарстан башкаласында бер бүлмәле фатирны арендага алу бәясе 11,9 процентка кыйммәтләнеп, аена 25 826 сумга, ике бүлмәле – 34 311 сумга (7%), һәм өч бүлмәле – 40 196 (2,1%) төшә.

“Ипотека процентлары арту, гомумән фатир бәясе үсү сәбәпле, торак сатып алу күпләрнең хәленнән килми башлады. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр һәм ялгызлар өчен аны арендага алып торудан башка чара юк. Ихтыяҗдан файдаланып, фатир хуҗалары бәяне арттыра”, – дигән порталның генераль директоры Павел Луценко.


Фикер өстәү