Сез ялгыз түгел: илдә яшәүче һәр өч кешенең берсенә таныш халәт бу. Аның аңлатмасы да, атамасы да бар. Бу юлы «самозванец синдромы» турында сөйләшәбез. Ни сәбәпле аннан нәкъ менә белемле, уңышлы кешеләр интегә? Тыйнаклык һәм үз-үзеңә ышанмаудан нәрсә белән аерыла ул?
Бу һәм башка сорауларга җавапны без практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова белән бергә эзләдек.
– Бүген әлеге төшенчә еш телгә алына. Ләкин күпләр аны тыйнаклык белән бутый. Берсен икенчесеннән ничек аерырга?
– Болар – икесе ике төрле төшенчә. «Самозванец синдромы» – кешенең җитәрлек белеме, сәләте һәм тәҗрибәсе була торып та, үзен яхшы белгеч итеп кабул итә алмавы. Мондый кеше, гадәттә, ирешкән уңышларын очраклылык, бәхет елмаюы яки башкаларның ярдәме белән бәйләп аңлата. Ә хаталарын, киресенчә, арттырып кабул итә. Ә тыйнаклык – кешенең үзен башкалардан өстен куймавы, мактанмавы. Тыйнак кеше сәләтләрен һәм уңышларын таный, ләкин аларны күпертеп күрсәтергә омтылмый.
Гади итеп әйткәндә, тыйнак кеше үзенең яхшы сыйфатларын арттырып күрсәтми, ә «самозванец синдромы» булган кеше үзенең сәләтләрен һәм казанышларын түбән бәяли.
– «Самозванец синдромы» кайчан проблемага әйләнә?
– Әлеге синдром хас булган кеше үзен менә ничек тота. Беренчедән, кеше үзенең уңышларын бәяли алмый башлый. Икенчедән, яңа мөмкинлекләрдән курка. Үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип санамагач, кызыклы проектлардан, югарырак вазыйфадан баш тартырга мөмкин. Өченчедән, даими укый, белемен күтәрә, ләкин эшкә керешергә батырчылык итми. Дүртенчедән, үзенең профессиональлеген исбатларга тырышып, чамадан тыш күп эшли, һәр эшен камил башкарырга омтыла. Бишенчедән, үз уңышларына сөенә алмый. Иң таң калдырганы – «самозванец синдромы» бик акыллы, талантлы, белемле, үз эшенең чын осталары булган кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Әлеге халәт кешегә үсәргә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга комачауласа, даими борчылу тудыра башласа, ул психологик проблемага әверелә.
– Әлеге синдром үз эшенең осталары булган кешеләргә хас, дидегез. Моны ничек аңлатып була?
– Беренче карашка, «самозванец синдромы» эш тәҗрибәсе аз булган, үз һөнәренә әле яңа гына керешкән белгечләрдә очрарга тиеш кебек тоела. Әмма чынлыкта бу халәт еш кына тирән фикер йөртә белгән, җаваплылыгы югары булган һәм үз эшчәнлеген даими анализлаучы кешеләрдә дә күзәтелә.
Ни өчен шулай килеп чыга? Беренчедән, акыллы кеше үз өлкәсендә әле күп нәрсәне белеп бетермәвен яхшы аңлый. Шуңа күрә үзенең белеменә һәм сәләтенә шикләнә башларга мөмкин. Икенчедән, мондый кешеләр еш кына үзләренә бик югары таләпләр куя. Яхшы нәтиҗәгә ирешсәләр дә, тагын да яхшырак эшли ала идем, дип уйлыйлар. Өченчедән, алар үз хаталарына артык игътибар бирә, ә уңышларын гадәти хәл итеп кабул итә. Алар һәрвакыт үзләрен башкалар белән чагыштыра, эшләгән эшләрен анализлый, нәтиҗәләрен бәяли. Мондый өзлексез анализ һәм үз-үзеңне тәнкыйтьләү кешене даими эчке киеренкелектә тота, ирешкән уңышларына сөенергә комачаулый. Тирә-юньдәгеләр аларны мактаса, хезмәтләрен югары бәяләсә дә, күңелләрендә, мин алар уйлаган кебек яхшы белгеч түгел, дигән шик яши.
Нәтиҗәдә, кеше күпме генә уңышка ирешсә дә, үзеннән канәгать була алмый. Һәрвакыт тагын да күбрәк белергә, яхшырак эшләргә кирәк дип саный.
– «Самозванец синдромы», беренче чиратта, һөнәри үсешкә комачаулый, дип әйтә алабызмы?
– Үз тәҗрибәмә таянып әйтә алам: самозванец синдромы булган кешеләр еш кына күп укыйлар, белемнәрен күтәрәләр, яңа эшләргә алыналар, ләкин башлаган эшләрен ташлыйлар. Чөнки алар эшнең башында ук үзләреннән камил нәтиҗә көтәләр, үзләрен күп еллык тәҗрибәсе булган белгечләр белән чагыштыралар һәм тиз арада рухи яктан арыйлар. Алар күп нәрсәне булдыралар, ләкин үзләрен лаеклы дип санамаганга, хезмәт хакын арттыруны яки югарырак вазыйфа сорарга батырчылык итмиләр. Хәтта карьера баскычыннан күтәрелергә мөмкинлек чыкканда да, «мин бу урынга лаек түгел» дип, баш тартырга да мөмкиннәр. Андый кешеләр еш кына берничә кеше эшен башкаралар, эчтән ризасызлык кичерәләр, ләкин үз теләкләрен һәм таләпләрен әйтмиләр. Шул ук вакытта үзләренә караганда белеме һәм тәҗрибәсе азрак булган хезмәттәшләренең зуррак уңышларга ирешүен күреп, көнләшү һәм аларны тәнкыйтьләү хисләре дә туарга мөмкин. Нәтиҗәдә кеше үзенең белемен һәм сәләтен тулысынча куллана алмый, һәм бу аның һөнәри үсешенә комачаулый.
– Үз-үзеңә ышаныч булмауны хәтерләтә... Аерма нидә?
– Үзеңә ышанмау һәм «самозванец синдромы» бер үк нәрсә түгел. Әлеге синдром – киңрәк психологик төшенчә, ул үзеңә ышанмау, шикләнү, уңышларыңны түбән бәяләү, хаталардан һәм башкаларның бәясеннән куркуны берләштерә. Үзеңә ышанмау күбесенчә яңа эшкә алынган чакта тәҗрибә җитмәгәндә барлыкка килә. Ләкин тәҗрибә туплап, уңышларга ирешкәч, үзеңә ышаныч артырга мөмкин. Ә «самозванец синдромы» булган кеше, күпме генә белем тупласа да, уңышларга ирешсә дә, үзенең сәләтләренә шикләнүен дәвам итә.
– Бу мәсьәләдә милли үзенчәлек роль уйныймы? Әйтик, татарларда масаеп, борынны күтәреп йөрү тәрбиясезлек булып санала, кечкенәдән тыйнаграк булырга өйрәтәләр.
– Әйе, гаиләдәге тәрбия һәм милли үзенчәлекләр дә йогынты ясарга мөмкин. Чыннан да, бездә тыйнаклык, мактанмау, үзеңне башкалардан өстен куймау кебек сыйфатлар югары бәяләнә. Балачактан «Мактанма!», «Үзеңне күрсәтеп йөрмә!» дигән сүзләрне ишетеп үскән кеше кайвакыт үз уңышларын таный алмаска мөмкин. Ләкин «самозванец синдромы» билгеле бер милләт яки җенескә генә бәйле түгел. Аның формалашуына гаиләдәге тәрбия, баланы еш тәнкыйтьләү, башкалар белән чагыштыру, аңа артык югары таләпләр кую да йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә балаларны тыйнаклыкка өйрәткәндә, үзләренең сәләтләрен, тырышлыкларын һәм уңышларын бәяли белергә дә өйрәтергә кирәк.
Чөнки үз казанышларыңны тану – мактану түгел, ә үзеңә карата гадел мөнәсәбәт.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез