Мал чалуның нинди кагыйдәләре бар? Урланган печән, ашлык ашап үскән мал ризыкка ярыймы? Шул сорауларга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергәләп эзләдек.
– Динебез мал чалуга нинди карашта? Яшерен-батырын түгел, моны вәхшилеккә тиңләүчеләр дә бар.
– Һәр тереклек иясенең бу дөньяда үз вазыйфасы бар. Шул исәптән малларның да. Сугым чорында, Корбан бәйрәмендә мал чалуны, чыннан да, вәхшилеккә тиңләүчеләр табыла. Әмма Аллаһы Тәгалә аларны шулай яраткан. Малны чалу – бик җитди эш һәм аңа җаваплы карый белергә кирәк. Мал чалуда гөнаһ юк. Дөрес, малны рәнҗетеп, сугып, кыйнап торсак, гөнаһ санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мал янына килгәндә дә, аны тынычландырырга кирәк», – дигән.
– Гадәттә, дуңгыз булмаган һәр малны «хәләл» дип карарга гадәтләнгән без. Ә чынлыкта, хәләл ит, хәләл мал нинди була?
– Малның нинди шартларда һәм ничек тәрбияләнүе дә, чалынуы да аның хәләллегенә йогынты ясый. Малга сугарга, аңа сүгенеп кычкырырга ярамый. Малны кыерсытырга кирәк түгел. Булдыра алганча, йомшак мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Гади генә әйтсәк, мөселман кеше: «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр», – дип чалган малның ите хәләл санала.
– Ә фермадан яки басудан урланган ризык ашап үскән мал хәләл була аламы соң?
– Динебездә шундый әйбер бар: «Хәрам ли нәфсих вә хәрам ли гайре». Ягъни сиңа һәм башка кешеләргә була торган хәрам. Мәсәлән, син белә торып, малыңа урланган ризык ашатасың икән, әлбәттә, син гөнаһлы булачаксың һәм бу ит хәрам булыр. Әйтик, без кемнәндер бер сан ит сатып алганбыз, ди. Әлеге малның хуҗасы аны колхоздан урланган ашлык ашатып үстергән икән, син бу хакта белмисең, димәк, синең өчен бу ит хәләл, ә хуҗасы өчен хәрамнан саналыр.
– Мал суйганда, дога кылынырга тиешме?
– Алда әйткәнемчә, «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип әйтү җитә. Әгәр дә кеше махсус рәвештә бу сүзне әйтмичә малны чала икән, бу ит хәләл булмый. Һәм, билгеле, мондый итне ашарга ярамый. Ялгышып, онытылып китсә, бу сүзләрне чалгач та әйтергә була. Бу очракта андый итне ашарга ярый.
– Чит милләт вәкиле чалган мал хәләл булмыймы?
– Мөселман башкарса хәерлерәк. Әмма чит милләт вәкиле ярдәм итә ала. Гомумән, бу эшне мал чалуның тәртибен белгән һәм аңлаган кешенең башкаруы мөһим.
– Ничә яшьтән мал чалуда катнаша башларга ярый?
– Аның аерым яше юк. Чалучы балигъ булырга тиеш дигән кагыйдә дә юк. Зур терлекне 5–6 нчы сыйныф укучысы чала алмый инде, аның көче җитмәс, ә менә тавык һәм үрдәкләрне чалырга мөмкин.
– Хатын-кызлар бу эштә катнаша аламы?
– Хатын-кызның малны чалу вакытында бу эштә катнашмавы хәерле. Алар малларны кызганырга мөмкин. Аннан соң булыша ала.
– Кыйблага каратып чалу – мәҗбүри шартмы?
– Анысы мәҗбүри шарт түгел, ләкин кыйблага каратып чалу – сөннәт, ягъни яхшы гамәл булып санала. Мәҗбүри саналмаса да, безнең якларда малны кыйблага каратырга тырышалар. Олы маллар, тыпырчынып, башка якка борылырга да, уңайсыз егылганын көч җитмәү сәбәпле борып та булмаска мөмкин. Аңа карап кына, итне хәләл түгел дип әйтә алмыйбыз.
– Мал чалуның махсус урыны булырга тиешме?
– Шәригатьтә мал чалуның төгәл урыны билгеләнмәгән. Татар халкы электән чисталыкны ярата. Чыннан да, чисталык буенча бер урында чалынса хәерлерәк. Анда кан коела, эшкәртелеп бетмәгән ризыгы да җиргә төшүе мөмкин. Ашказанын, эчәкләрен караучылар да бар. Шуңа күрә мал чалган урын чиста калмый. Ишегалдын пычратасы килмәгәнгә, күп кеше абзар артында чала.
– Динебез хайваннарның канын куллануны тыя. Пешеп бетмәгән ит ашау хәраммы?
– Бугаз каны гына тыелган. Итнең үз каны нәҗес булып саналмый. Мәсәлән, кайберәүләр тулысынча пешеп бетмәгән итне ярата. Бу очракта итнең үз каны һәм динебез мондый итне ашауны тыймый.
Коръәннән
«Чалмыйча җаны чыккан үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышланып чалынган, буылып үлгән, (таш, күсәк белән бәреп) үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, сөзеп үтерелгән, җанварлар ботарлаган хайван итен ашау сезгә хәрам ителде» («Маидә» сүрәсе, 3 нче аять).
Белеп тор!
Кызганыч, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Шуларның кайберләрен мисал итеп китерик:
- Дуңгыз ите түгел икән, димәк, хәләл.
Чынлыкта исә, югарыда китерелгән аятьтән билгеле булганча, шәригать таләпләренә туры китереп чалынмаган һәр малның ите хәрам була.
- Сыер, сарык яки тавык ите икән, димәк, хәләл.
Сыер, үгез, сарык, тавык, каз һәм башка мал-кош хәләл стандартларына туры китереп чалынмаган булса, аның ите дә хәрам була.
- Әгәр ашар алдыннан «бисмилла» әйтсәң, нинди ит булса да, хәләлгә әйләнә.
Чынлыкта исә, әгәр мал шәригать кануннары буенча чалынмаган булса, аны ашар алдыннан 100 тапкыр «бисмилла» әйтсәк дә, ул хәләлгә әйләнми, хәрам була.
- Ит авылдан китерелгән икән, димәк, хәләл.
Бу очракта да шул ук кагыйдә: әгәр малны чалган вакытта «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дигән сүзләр әйтелмәгән булса, кайда чалынган булуына карамастан, аның ите мөселманнар өчен хәрам булачак.
- Ит ризыгы төргәгенә «мусульманская», «татарская» яки башка шундыйрак сүзләр язылган булса, димәк, бу ризык хәләл.
Ит ризыгы кабында «хәләл» эмблемасы булырга тиеш. Мөселманлыкка тартым исемнәр ул ризыкны хәләлгә әйләндерми.
(Ришат хәзрәт Курамшин язмасыннан)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез