Газетага язылу

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин: «Көрәшле, атлы халык без»

Бу район – авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгылар арасында. Уңдырышлылык буенча да, сөтчелек буенча да, атчылык буенча да үрнәк күрсәтәләр. Монда көрәшле халык яшәгәне дә билгеле. Без бүген Балтачта кунакта.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин: «Көрәшле, атлы халык без»

Ат җене кагылган җитәкче атчылыкны үстерү буенча нинди хыяллар белән яши? Сөтчелекне үстерү буенча районда хәзер үк нәрсәләр эшләнә? Кыр алдынгыларын атна саен нәрсә өчен бүләкли? Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бер көн уздырып, бу җирлеккә аның күзлеге аша карыйк.

– Сез киләсе булгач, йокы да кермәде бүген, – дип, уен-көлкегә бора Рамил Рәшит улы. Үзебез дә шул хәлдә. Район җитәкчесе белән көн уздырырга ныклап әзерләнәбез, таң белән юлга кузгалабыз, борчылып торабыз. Иртәнге җиде туларга ун минут. Балтач урта мәктәбендә без. Район башлыгының иртәнге эшлекле киңәшмәсе монда уза. Киләсе елда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк белем йортында капиталь ремонт программасы нигезендә бик зур эшләр башкарылган, җиһазлар яңартылган. Эшләнеп бетмәгән, сораулар тудырган җирләрен хәл итеп бетерәсе бар. Спортзал идәннәрен, түбәне карарга кирәк, вентиляцияне... Һәр сорауны урынында хәл итәргә тырыша, казып аткан җир дә, бетон плитәләр өеме дә киртә түгел: күрергә теләгән урынны өскә үк менеп карый җитәкче. Юлның теге ягында гына Балалар сәнгать мәктәбе төзелеп бетеп килә. Шунда күчкән арада сорау биреп калырга ашыгам.

Балтач сезнең өчен нәрсә ул?

– Район җитәкчесе булып эшли башлаганга 14 ел була ноябрьдә. Туып үскән районым, кендек каным тамган җир бу. 1983 елны хезмәт юлымны туган авылым Салавычта башлаган идем. «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз иде ул. Башка районда эшләргә туры килмәде. Кызганычкадырмы, бәхетемәдерме... Хезмәт юлым шушында башланды, Аллаһ боерса, шушы районда тәмамланыр, дип уйлыйм.

Инде менә кызыл балчык, ком өстеннән атлап, Балалар сәнгать мәктәбе ишегалды буйлап йөри, төзелеш мәсьәләләрен хәл итә глава. 220 миллион сумнан артыкка төшкән бу проект. Бинаның төп эшләре тәмамланып килә инде, киләсе елга кулланышка тапшырырга әзерлиләр.

– Фасад ягын матур брусчаткалар белән ясарга кирәк, бәлки Рөстәм Нургалиевичны чакырасы булыр. Горурланырлык, лаеклы булсын ул. Кунаклар гына түгел, көн саен балалар, әти-әниләр йөреп торачак, матур урын булырга тиеш бу, – дип, теләкләрен белдерә җитәкче.

Балтач халкы башкаларга кайсы ягы белән үрнәк була ала?

– Безнең халык тәртипле, тыйнак, хезмәт сөючән. Районыбыз күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Татарлар белән рәттән удмуртлар, марилар, руслар һәм башка милләт халыклары яши, элек-электән дус-тату алар. Бездә халык дини, әхлакый яктан тотнаклы. Монда райондашыбыз, республиканың баш казые Җәлил хәзрәтнең өлеше дә бик зур. Марат Әхмәтов район башлыгы булып эшләгән вакытта мәктәпләргә әхлак дәресләре кертте алар, бүген дә шуның җимешләрен татыйбыз, дип саныйм.

«Кара күл» глэмпингы. Юлның теге ягында гына уникаль Кара күл урнашкан. Берничә гектар җирне биләп алган территориядә шифаханә, мунча комплексы, 175 кеше сыйдырырлык 13 ял йорты төзелеп ята.  Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли торган районга инвесторлар җәлеп итүнең ачык мисалы бу. Агротуризмны үстерү буенча районның кунакларга күрсәтерлек музейлары, гореф-гадәтләре бар, ерак түгел ат фермасы, Сабантуй паркы урнашкан. Мондагы төзелеш барышы белән танышканнан соң Рамил Рәшит улының яраткан урынына – ат фермасына юл тотабыз.

 Ял көнегез ничек уза?

– Көтелмәгән сорау. (Уйлана.) Төшкә кадәр атна дәвамында өлгермәгән, хәл итеп, күреп бетерәсе урыннарга барам. Төштән соң бераз бакчада да эшләргә, тормыш иптәшем Фәниягә ярдәм итәргә, оныкларны күрергә мөмкинлек бар. Аннары басу-кырларга чыгам, атлар янына барып киләм, аларны шикәр белән сыйлыйм.

40 атка исәпләнгән ат фермасы Балтачта биш ел элек салынган. Үз районнарында чабышкы атлар тәрбияләү өчен булдырганнар аны. Атларны күрше Арча, Малмыж районнарыннан алып киләләр, район хуҗалыкларыннан китерәләр. Ипподромда тренировкалар уздырып, тәрбияләп, ярышларда катнашырга әзерлиләр бахбайларны. Балтач халкының гына түгел, шәһәр кунакларының да яраткан урыны бу. Ял көннәрендә атта йөрергә киләләр. Татарстанда 30 меңнән артык баш ат исәпләнсә, шуның өч меңгә якыны – Балтачта. Ел саен 500 ләп колын алалар, 220 баштан артык ат асрый торган хуҗалыклар да бар районда. Ел дәвамында 4–5 ат чабышы уздыралар, ә «Аргамак» фестивале җирле халыкның гына түгел, республика кунакларының да яраткан бәйрәменә әйләнеп бара.

Татар халкында «ат җене кагылган» дигән гыйбарә бар. Сезнең атлар белән мавыга башлавыгыз кайчан башланды? Тамырлары кайдан килә?

– Бабайның да аты булган. Чепья, Малмыж базарларына йөргән ул. Ул вакытта атлы кеше иң бай кешеләрдән саналган. Әтинең дә аты бар иде. Мәктәпкә кергәнче, атка атландым мин. 12 яшьтән Сабан туйларында атланып чаба башладым. Беренче елны велосипед отканымны хәтерлим. Әле дә атлар яныннан тыныч кына уза алмыйм. Алар сине аңлый, яратканыңны белә, шул ук вакытта алар белән идарә дә итә белергә кирәк. Соңгы елларда чиста токымлы инглиз атлары белән эшли башладык. Казан ипподромында да районнан унлап ат асрыйбыз. Татарстанда туган чабышкы атлар арасында ярышлар уза, ике ел рәттән җиңүгә ирештек анда. Менә хәзер Татарстан Рәисе республикада атчылыкны үстерү бурычы куйды, аларның санын 50 меңгә җиткерергә кушты. Бу программаны көтеп алдык. Татарның аты булган, татарның аты булырга тиеш. Без, җитәкчеләр, аны сакларга һәм үстерергә тиешбез. Эшли башлаганда ук шундый бурыч куйдым. Хуҗалыклардагы ат санын контрольдә тоттым, баш санына, колын алуга игътибар бирдек, чабыш атларын да арттырдык. Киләчәктә 3500 башка җиткерү планы бар. Сабан туйларында ат чабышы башлануга, халык шул якка кузгала. Ахырга кадәр карыйлар, җан аталар. Татар халкы беркайчан атка битараф булмаган. Хәлле кешеләр чабыш атлары тоткан. Хуҗалык җитәкчеләренә дә шуны аңлатам: шәхси хуҗалыклар берничә чабыш аты асраганда, сезгә моның берние юк, дим. Киләчәктә сыйфатлы итеп авыр йөк атларын, татар атларын, чиста токымлы инглиз атларын үрчетү бурычын куябыз.

Сабантуй паркы буйлап атлыйбыз. Республикакүләм парклар программасы ярдәмендә барлыкка килгән бу ял үзәгенә халык яратып йөри, чаңгы трассасына да менеп була монда, спорт ярышлары, фестивальләр уза. Районга яшьләрне җәлеп итү турында сөйләшәбез... «Эш кенә түгел, ял итү, күңел ачу урыннары да булдырырга кирәк», – ди район башлыгы. Анысын да кайгырталар. Торак шартларын үстерү өчен, федераль программага кереп, яшьләргә шәхси йортлар төзиләр. Быел 20 йорт төзелеп бетеп килә, унысы – Балтачта, унысы – район үзәгенә терәлеп диярлек торган Салавычта. «Дулкын» бассейны, «Боз сарае» төзелгән, универсаль спорт залы төзекләндерелгән. Гомумән, район өчен иң уңышлыларның берсе булган 2026 елда, юллардан тыш, 1,5 млрд сумлык төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылган.

Каршыбызда районның иң эре предприятиесе – Балтач сөт-май комбинаты. Филиппинга 104 тонна эремчек суы төяп яталар. Новороссийск аша ике атна дәвамында тиешле ноктага барып җитәчәк ул. Сырлар өлгерә торган бүлмәләрдәге киштә-киштә сырларны күреп шаккатабыз, авыз итәргә дә өлгерәбез. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, өй җыештырган кебек ялт иттергәннәр. Глава килгән хөрмәткәме әллә, дип көләбез. Атна саен ишегалларын шулай порошоклап юып куялар икән. Җитештерү – чисталык та таләп ителә торган урын. Сырда-майда йөзеп эшләүчеләр белән саубуллашып, алдагы ноктага ашыгабыз.

«Сосна» хуҗалыгында тукталдык. Монда хезмәт алдынгысына вымпел тапшырасы бар. Монысы – Балтачның матур бер традициясе. Сөтчелекне үстерүдә кукурузның ярдәме зур булуын ассызыклый җитәкче. Районда 420 тонна сөт җитештерәләр, шуңа өстәп, шәхси хуҗалыклардан 80 тонна чамасы чыга. 500 тоннага җиткерергә ниятлиләр. Быел 27–30 мең тонна кукуруз бөртеге җыеп алыныр, дип көтәләр. Рекордлы күрсәткеч бу Балтач өчен. Кукуруз бөртеге җыю буенча алдынгы комбайнчы Расил Зыятдинов бу елны дүртенче вымпелын ала инде. 37 ел басу-кырларда хезмәт куя ул. Вымпел янында акчалата бүләге дә бар. «Анысының урыны бар инде», – дип шаярта Расил абый.

Яңгул авылына килеп туктыйбыз. Сөтчелеккә бәйле хыяллар инде монда тормышка ашып бара. 1000 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзелә биредә, тәүлегенә 30–35 тонна сөт җитештерергә тиешләр. Ноябрь ахырында кулланышка тапшырыласы мегафермада әле эш күп кебек. Әмма без булдырабыз! «Бөтен әйбер яхшы сездә, бер проблема да юкмыни районда?» – дип кызыксына операторыбыз Раил. Көтелмәгән сораудан көлеп тә җибәрә Рамил Нотфуллин. «Проблемасыз тормыш булмый. Аларны күтәреп кенә эш бармый, чишәргә тырышырга кирәк», – дип җаваплый.

Ә алда район башлыгының туган авылы – Салавыч. Авылга керешли үк, юл кырыена тезелгән атлар янына тукталабыз. «Татарстан» хуҗалыгы инде бу. Үзе район башлыгы булып эшли башлагач, Рамил әфәнде дилбегәне улы Айнур кулына тапшыра. 70 гектардан артык мәйданда 220 баш ат чабып йөри, 70 тән артык колын алынган.

– Минем атларга булган мәхәббәт Айнурга да күчте инде. Атлары районда гына түгел, республика, россиякүләм ярышларда призлы урыннар ала. Хуҗалык – ышанычлы кулларда, уңышлар аңа, – дип, әтиләрчә җилкәсеннән кагып куя.

Инде торак программасы буенча төзелгән йортларга сугылабыз да тагын бер вымпелны иясенә тапшырырга кукуруз басуына ашыгабыз. Рәфкать Саттаров комбайн янында басып көтеп тора. «Әле генә малай иде, бабай була язган, тиздән 50 яшен билгеләп үтә», – дип, үзенең күз алдында үскән авылдаш егет турында сөйли җитәкче. Үзен генә түгел, нәсел-нәсәбен искә төшерә. Кая керсәк тә, шул хәлне күзәтәбез. Җитәкчеме ул, гади комбайнчымы – барысын да исем-фамилиясе белән, кайсы нәселдән булуын белә. Атлар да искәрмә түгел, әлбәттә...

Балтач көрәшчеләренең уңышлары нидә?

– Геннар да, көрәшчеләрнең холкы да, тренерларның осталыгы да нәтиҗә бирәдер. Муса Җәлил турнирын 13 тапкыр отып, рекорд куйган район көрәшчеләре. 1970 нче елларда Татарстан җыелма командасы бары тик Бөрбаш авылы көрәшчеләреннән тора, Россиянекен җиңеп кайталар. Балтач районының көрәше башында Бөрбаш авылы тора, институт тәмамлап кайткан физкультура укытучысы, соңрак Татарстанның атказанган укытучы, Россиянең атказанган спорт остасы Васил Гарифуллин башлап җибәрә аны. Көрәшче династияләр белән горурланабыз, шул ук Әхмәдиевләр, Хәйретдиновлар, бертуган Рафиковлар, Шакировлар... Балалар көрәше буенча гына да елга 11 ярыш уза. Бүген дә көрәшне үстерүче егетләребез, якташларыбыз бар, хуҗалыклар ярдәм итә. Республикада беренче бишлектә без. Һәм болар барысы да – үзебез тәрбияләп үстергән көрәшче егетләр белән ирешкән уңышлар.

Норма мәдәният йортында көмеш волонтерлар СВОдагы егетләргә туган як күчтәнәчләре әзерли. Апалар, җыелып, шушында кирәк-ярак хәстәрли, җыелган ризыкларны туплап җибәрә, маскировка челтәре үрәләр. Эшкә йөргән кебек көн саен диярлек мәдәният йортына киләләр. Шунда ук намаз укып, вафат булган егетләр рухына дога кылалар, исәннәре исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсын дип,  теләк телиләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларның үзләренә дә игътибар күрсәтә, юбилейларын билгеләп үтәләр, концертлар оештыралар. Сәхнәгә басып, күмәк фотога төшәбез дә Рамил Рәшит улын Казанга озатабыз. «Атлар җиккән», – дип, кызу-кызу машинага атлый глава.

Соңгы сорау! Нәрсәгә вакыт җитми, Рамил Рәшитович?

– Шәхси тормышка, гаиләгә, оныкларга вакыт җитеп бетми. Ял көннәрендә моны төзәтергә тырышабыз, билгеле. Тормыштан зарланырга яратмыйм. Без – дәүләт кешеләре, халык өчен эшләргә тиешбез. Район халкы өчен мөмкин кадәр яхшырак эш һәм ял шартлары оештыру – безнең бурыч. 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре