Газетага язылу

Казанда халыкара һөнәрчелек мәктәбе ачарга җыеналар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Уникаль осталык үзәге базасында Халыкара һөнәрчелек мәктәбе ачу бурычын йөкләде. Бу хакта Уникаль осталык үзәге генераль директоры Ранко Тепавтевич хәбәр итте.

«Яңа проект – халыкара һөнәрчелек мәктәбен башлап җибәрәбез. Белем бирү лицензиясе алабыз, берничә программа эшләтеп җибәрәбез, тәҗрибә уртаклашу өчен халыкара осталарны чакырабыз», – диде ул.

Мәктәп төрле илләрдән килгән оста-һөнәрчеләрнең тәҗрибәсен уртаклашуга нигезләнәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре