– Яшүсмер чагымда миңа бик авыр булды. Аякларым йөрмәячәген, гомер буе кеше ярдәменә мохтаҗ булачагымны аңлау кыен иде. Ни дисәк тә, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Әни әйтүенчә, мине таптырганда табиблар имгәткән. Әнә шуннан соң авырый башлаганмын инде. Кечкенә вакытта әтием күтәреп йөргәндә берни аңламасам да, 10 яшемдә мине инвалидлар арбасына утыртканда киреләнгәнемне хәтерлим. Кечкенә булсам да, бары шушы арбаның гына мине дөньяга алып чыгасын аңлый алдым, – ди Илүсә. – Урамга чыгарга оялып елаганым әле дә исемдә. Элек күп еладым инде. Аның аягы йөрми, дип әйтү җиңел ул. Ул йөри алмаган кешенең ниләр кичергәнен берәү дә белми бит. Шул чакта әти-әниемнең сүзе мине үсендерде. «Син башкалардан ким түгел. Без сине яратабыз, кимсенмә». Әмма күңелем белән башкалар кебек дип ышансам да, чынлыкта алар кебек түгел идем инде мин. Башка балалар кебек укый алмадым. Мине өйгә килеп укыттылар. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына да кердем. Әмма авыл җирендә торгач, минем кебекләргә эш табу да, ниндидер юнәлешне сайлау да җиңел түгел.
Илүсә – гаиләдә бер генә бала. Әтисе белән әнисе бар тормышын аңа багышлаган.
– Алар әле дә минем белән. Әтием кирәк җиремә машинада илтеп куя, әнием минем белән йөри. Кайчагында әзрәк мөстәкыйльлеккә өйрәним әле дип, Казанга килгәч, кунакханәләрдә дә тукталам. Үземчә яшисем килә, – ди Илүсә. – Мөнәсәбәт төрле. Арбада хәрәкәтләнгәнемне күреп, кыек сүз әйтүчеләр дә очрый. Гомер буе бергә булырга вәгъдә биргән якын кешем белән аерылыштык. Дус кызым белән аралар өзелүне авыр кичердем. Төшенкелеккә бирелдем. Яныңда сау-сәламәт дуслар булу бит ул сиңа көч бирә, алга атларга ярдәм итә. Шөкер, Арчада минем кебек арбада хәрәкәтләнүче якын дустым бар. Без аның белән 2014 елда танышкан идек. Бергә төрле шәһәрләргә барабыз, тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез.
Илүсә күптән түгел, зурлап, туган көнен уздырган. Бар теләге дусларын һәм үзен якын иткән туганнарын бергә җыю булган.
– Күңелем шулай кушты. Соңгы арада үз эчебезгә бикләндек. Һәр кеше каядыр чаба, ашыга, дөнья куа. Туганнар белән дә аралашу бетеп килә. Аларның тормышын социаль челтәрләрдән күреп кенә беләбез. Рәхәтләнеп сөйләшүләр, кунакка йөрешүләр бетте. Бөтен кешене бергә җыясым килде. Минем өчен аралашу, бер-береңне якын итү зур әһәмияткә ия, – ди Илүсә.
Илүсә хәзер инде үзенең тимер атына ияләшкән. Электр белән йөри торганын алгач, хәрәкәтләнү дә җиңеләйгән. Әнисенең җылысы, әтисенең нык тылында ул әле дә сабый булып кала.
– Әни белән һәркөнне урамга чыгабыз. Кар яуса да, яңгыр яуса да, без гел йөрүдә. Районга килгән концертларны калдырмаска тырышабыз. Кеше арасына чыгу өчен бер сәбәп ул. Каядыр барып кайтсаң, күңелләр күтәрелә. Яшисем килеп кайтам. Өйдә генә утыру бик читен, – ди Илүсә. – Күп төрле кул эшләренә өйрәндем. Тик торасы килмичә, беләзекләр дә ясыйм, сабын да кайнатам. Әмма алар гына җитми. Ниндидер зур эшләр башкарасы килә. Кешеләргә файдалы буласым килә. Казанга күченеп яшисем килә. Биредә минем кебекләр өчен шартлар да тудырылган, мөмкинлекләр күп. Үз тиңемне табып, кияүгә чыгарга хыялланам. Әмма егетләр минем арбада икәнне күрүгә куркып кала. Башта танышалар, ә аннары кайберләре күземә туры карап, миңа синең кебек хатын кирәкми, ди. Икенчеләр бер сүз әйтми юкка чыга, өченчеләрен әти-әнисе туктата. Ә минем бәби дә сөясем килә. Гомерем буе бер кызым булсын дип хыялландым. Тормышка ашармы бу теләкләр, билгесез. Әмма мин өметемне өзмим әле. Һәркемнең бәхеткә хакы бар! Ә инде үзем кебек кызларга бер киңәш: тормышның якасына ябышыгыз! «Юк» дигән сүзне онытып, куйган максатларга таба атлагыз. Аяклар йөрмәү берни түгел, йөрәкне тыңлап, күңел кушканны үтәргә насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез