Театр артисты булып ул Разил Вәлиев әсәре буенча куелган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакле аша танылды. Ә җыр сәнгатендә Резеда Төхфәтуллина халык күңелен «Китмә син», «Мин бит синсез торалмам», «Барысы да яхшы булыр», «Иң зур бәхет» кебек популяр җырлары белән яулады. Әңгәмәбез дә бәхет турында сөйләшүдән башланды.
– Резеда, бүген синең өчен иң зур бәхет нәрсә ул?
– Кайда гына йөрсәк тә, кем белән генә очрашсак та, бөтен кеше сиңа бәхет тели. Нәрсә соң ул – бәхет? Ул – синең эчке халәтең. Сиңа рәхәт икән, димәк, син бәхетле. Балаң исән-сау икән, бәхет, ашарыңа, эчәреңә бар икән, бу да –бәхет. Яраткан эшеңдә үзеңне кирәкле итеп тоясың икән, бу да – бәхет. Һәм мин моны илле яшьтән соң гына аңлый башладым. Моның өчен миңа ярты гасыр яшәргә кирәк булды. Электән килгән сүз бар: адәм баласына сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы кирәк, диләр. Монысына да инандым. Тыныч күңелең белән караватыңа менеп яту, тәмләп чәй эчү – үзе рәхәт. Сәламәтлегең булмаса, күзеңә дә берни күренми бит. Күңел тынычлыгы белән сәламәтлек булса, җырда җырланганча: «Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда...»
– Артка борылып карасак, нәни Резеда өчен иң зур бәхет нәрсә булды икән, хәтерлисеңме?
– Балачакка да хәзер генә нәтиҗәләр ясыйм. Зур бәхет – әти-әниле булу. Син ачлыкның ни икәнен белмисең, ирекле тормышта яшисең. Минем өчен кечкенәдән үк ирекле булу бик мөһим иде. Һәм мине беркем дә тыймаган. 15 яшемә кадәр авылда яшәдем. Аннары Казанга чыгып киттем. Анысы – зур тормышка аяк басу вакыты. Ә менә шул 15 яшькәчә булган чорның бәхетле мизгелләре – үзе бер гомер ул. Балалар бакчасына йөргән чорны бик аз хәтерлим. Сыер сауган вакытларым, печән җыйган чаклар, кечкенәдән үк Сабан туенда, аннары сәхнәгә чыгып җырлаулар бәхет түгелмени? Болар барысы да – әти-әниле вакытлар. Менә шул мизгелләрне тою, искә алу миңа рәхәтлек бирә.
– Үзең әйтмешли, зур тормышка аяк баскан 18 яшьлек Резеданың бәхете нинди иде?
– Анда бәхет кенә түгел, тормышның бәхетсезлеге дә башлана шул. Бер тапкыр үлеп, мең тапкыр терелгән чаклар да булды. Ул хәзер дә дәвам итә. Сынмаска, сыгылмаска өйрәнәсең. Мин хәзер үз-үзем белән горурлана алуымнан да бәхетле. Чөнки сынаулар булганда да бирешмәдем, башымны имәдем, төрле халәтләрдән чыга алдым. 18 яшьтән соң килгән бәхет, мөгаен, шулдыр. «Аллаһ боерса, Ходай кушса, барысы да әйбәт булыр» дигән девиз белән яшәргә кирәк. Мизгелендә мәңге терелмәссең, гел шулай начар булыр кебек. Ләкин кояш чыга ул. Әйе, болай дип әйтү җиңел. Ә авырлыкларны җиңү бик кыен. Инде аннан башың күтәреп чыга аласың икән, димәк, син алга таба яшәячәксең.
– Балачакта, җырчы булам, дип хыяллана идеңме, әллә театр артистымы?
– Әлбәттә, җырчы буласым килде. Ләкин Әлки районындагы гади генә Иске Салман авылында туып үскән баланың музыкаль белем алу өчен бернинди дә мөмкинлеге булмады. Аны күз алдына да китереп булмый. Әти-әнием бухгалтер булып эшләделәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, мин дә шул юлдан барырмын инде, дим. Ә үземнең артист буласым килә. Язмыш дигән нәрсә бар бит инде ул. Мәңге онытмыйм, «Татарстан яшьләре» газетасында театрга чакырып язылган кечкенә генә белдерү укыдым. «Монда бит музыкаль белем кирәкми, ә артист булып була», – дип, тиз генә җыенып, Казанга чыгып киттем. Имтиханда Муса Җәлилнең «Бүреләр» шигырен сөйләдем, тагын ниләрдер эшләдем, җырладым, хәзер хәтерләмим дә. Мин –холкым буенча бик үҗәт кеше, училищега да, теләгемә ирешәм, дип бардым. Һәм шулай булды да. Өч ел ярым белем алганнан соң драма артисты булдым. Әле училищеда белем алганда, «Татар җыры – 1988» конкурсында зур-зур артистлар арасында иң яшь җырчы буларак җырладым, дипломант исеменә лаек булдым. Мине шуннан соң филармониягә билгеләделәр. Ул заманда шулай билгелиләр иде. 1989 елда безнең театр күчмә театрдан стационар театр булып эшли башлады. Дамир Сираҗиевны баш режиссер итеп билгеләделәр. Ул үзенә яшь артистлар җыя башлады. Безнең диплом спектаклен карагач, мине театрга чакырды. «Мине бит җырчы буларак филармониягә алдылар», – дим. Дамир Сираҗиев үзе документлар артыннан йөреп, барысын да хәл итеп, эшкә алды. Быел инде Тинчурин театрында 39 нчы сезонымны эшлим.
– Соңрак: «Нигә шул чагында филармониядә калмадым икән», – дигән үкенечле уйлар булдымы?
– Юк, бер генә минут та андый уйлар булмады. Театрда эшләп тә, җырладым. Өстәвенә үземне театр артисты буларак та күрсәтә алдым, рольләремне уйнадым. Рольләр булмаганда, җырладым. Үземне һәрвакыт кирәкле, бәхетле итеп тоеп иҗат иттем.
– Тинчурин театрына килеп эшли башлаган чорыңны яхшы хәтерлим. Яшь артистлар арасында матур рольләрең белән бик тиз танылдың. Ләкин син бер әңгәмәдә: «Үземне ачардай тирән рольләр уйнадым, дип әйтә алмыйм», – дигәнсең. Сүз нинди рольләр хакында иде?
– Мин «Галиябану»да – Галиябануны, «Ак калфакта»та Хәмдияне уйнадым. Камал театрына чакырып та, уйнатып алдылар. Әлбәттә, Эсмиральданы уйныйм, дип «котырып» йөрмәдем. Ләкин минем менә шушы роль белән танылдым дигән образым булмады. Әйтик, Исламия апа Мәхмүтова «Кыр казлары артыннан» спектаклендә уйнап, шул образы белән халык күңеленә мәңгелеккә кереп калды. Элегрәк бирелгән интервьюда мин шундый образны, классик рольне күздә тотып әйткәнмендер. Әйе, мине «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә Зөһрә образы танытты. Ләкин без ул спектакльдә биш кыз уйнадык һәм, бу роль – минем символым, дип әйтмәс идем. Тора-бара шуңа инандым: тормыш, сиңа ничек кирәк, шулай бара икән. Хәзер миңа характерлы, энергиясе ташып торган хатын-кыз образларын уйнау күбрәк ошый. Соңгы елларда драматик рольләрем дә бар. Ялгыз калган, зур сынаулар аша узучы хатыннар образларын уйный башладым. Андыйларны уйнау бигрәк тә катлаулы икән. Барысыннан да канәгатьмен. Рольсез утырмадым. Хәзер инде үкенечем дә юк. Чөнки иҗат дөньясы тарихына үземнең популяр җырларым белән кереп калдым.
– Драматик рольләрне башкарганда үз язмышыңны да тагын бер кат йөрәгең аша уздырырга туры киләдер. Күңелдә яра булып калган шәхси сынауларыңны җиңәрлек көчне каян алдың?
– Ирем чыгып киткәннән соң мәңге аякка баса алмам кебек идем. Хәзер генә аңладым: хыянәтне гафу итеп булмый икән. Җибәрергә кирәк, диләр, әйтү генә җиңел. Бәлки кемдер гафу да итәдер. «Вакыт дәвалый» дигән сүзләргә дә башта бик ачуым килә иде. Вакыт дәвалый. Иң мөһиме менә шул иң авыр мизгелдә сынмаска кирәк. Шундый сынау вакытында Ходай тагын да авыррак сынаулар бирә икән. Теге халәтеңнән чыгу өчен син менә бу авырлыкны җиңеп чыгарга тиеш. Бала проблемасы белән дә, юклык белән дә, башкасы белән дә сынап карый. Юлыңа начар кешеләрен дә чыгарып куя. Син игътибарыңны шуңа юнәлтеп, аннан чыгу юлын табам дип, бу күңел ярасы турында онытып торасың. Теге сынавыңны да җиңәрлек көч табасың. Менә шундый халәтне тойдым. Өч еллап вакыт узгач, спорт белән шөгыльләнергә дип абонемент алдым. Анда барып йөрү өчен миңа машина кирәк иде. Ничек кенә авыр булмасын, мин әкренләп рульгә дә утырдым. Авыр иде, гемоглобиным да нольгә төшеп бетте. Аны күтәрү өчен, сәламәтлекне ныгытам дип спорт залына йөреп, кеше белән аралашып, үземдә көч таптым. Булдыра алам икән, фигурам да матур икән дигән күңел көрлеге барлыкка килде. Сәяхәт итә башладым. Миңа сәфәрләргә баргач, борчуларны кәгазьгә язып, диңгезгә ыргытырга да киңәш иттеләр. Алай да эшләп карадым. Ничек кенә булмасын, 6–7 елдан соң мин үземне кеше итеп тоеп, үземчә яши башладым. Шуңа күрә сынауларны бары тик үз көчем белән җиңеп чыга алдым, дип саныйм. Мондый хәлдә калган кешеләргә дә әйтәсем килә: бу халәттән чыгу юллары бар.
– Сәяхәт итүнең дә үз хикмәте бар. Кемдер аны кабул итмәскә дә мөмкин. Ә син сәяхәттән нәрсә аласың?
– Минем өчен сәяхәт – мохитне алыштыру. Әлбәттә, ул акча таләп итә. Ләкин анысын да табу юллары бар бит. Мисал өчен, өйдәге обойны, машинаның берәр запчастен алыштырмый торам. Бер сәяхәт итеп кайткач, тагын барасы килә. Кемдер балык тотарга, кемдер чигәргә ярата. Ә мин менә каядыр барып, шундагы һаваны сулаудан рәхәтлек тоям, һәр илнең үз исе бар. Дөнья күрү бөтенләй башка кеше ясый. Миңа үзем белән булу рәхәтлек бирә. Кемнәндер көнләшеп, кемнедер сөйләп йөрү кирәкми, беркемнең дә күңеле буш түгел. Һәркем үз дөньясын үзе ясый, ә мин – үземнекен.
– Үз тормышыңны, сәяхәтләреңне социаль челтәрләрдә дә күрсәтеп барасың. Блогерлар хәзер хейтерлардан зарлана, синең алар бармы?
– Алар аз, кайчагында язып куялар. Андый нәрсәләрне авыр кичерәм. Сәяхәтләрне, иҗади тормышны күрсәткәч, авыз гел ерык булгач: «Синең проблемаларың бармыни?» – диләр. Елап утырганыңны нигә күрсәтергә? Андый чакларым да була. Елап алам да: «Тор, әйдә», – дип елмаеп чыгып китәм. Кеше моның бер проблемасы юк дип уйлый инде. Уйласыннар, кемгә кирәк минем проблемам?! Киресенчә, син шат күңелең белән кемнеңдер кәефен күтәрә аласың икән, бу күпкә әйбәтрәк.
– Социаль челтәрләрдә җырларыңны да еш куясың. Алар еллар узган саен популярлыгын югалтмый. Соңгы вакытта чыгышларга да еш чакыралар. Кабат сольный концертыңны яңартасың килмиме?
– Соңгы ике елда җырларымны яңартып, социаль челтәрләргә куя башладым. Күп карыйлар. Шуннан соң чакыра башладылар. Быел телевидениегә Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк концертны һәм «Музыкаль тәнәфес» тапшыруын алып барырга чакырдылар. Минем өчен зур яңалык булды. Аллага шөкер, активлаштым. Бу – артист өчен бик күңелле хәл. Миңа, концерт куй, дип бик күп кеше әйтә. Ниндидер курку хисе бар. Концерт оештыру җиңел түгел. Элек җиңел булмаса да, җиңеп чыгам дигән уй көчлерәк иде. Беләм, иҗат кешесенә концерт кую кирәк. Ләкин бюрократик киртәләре бар. Хәзер бит концертлар да шоу булырга тиеш. Аны, булса, шәп булсын, дип эшләргә кирәк. Әлегә миңа нишләптер курку хисе кереп утырды. Үҗәтлегем җитеп бетми. Шулай да 60 яшькә кадәр концерт куеп аласы иде дигән уй күңелдә яши. Миндә аны башкарып чыгарлык көч барлыкка киләчәк әле, дип ышанам.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез