Газетага язылу

Быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ит һәм шикәр күбрәк сатылган

Татарстанда 12 сентябрьдә башланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барлыгы 1 миллиард 124,4 миллион сумлык продукция алып килгәннәр.

Социаль әһәмиятле кайбер азык-төлеккә аерым игътибар бирелә. Әйтик, 9 ярминкә атнасында сатып алучыларга 447,2 тонна сыер ите тәкъдим ителгән. Бу – былтыргыдан 17,2 процентка күбрәк. Колбаса ризыкларын – 20,8, онны – 25,2, токмачны – 17,6, атланмайны 14,8 процентка күбрәк алып килгәннәр. Ярмалар, бал, сыр, балык һәм үсемлек мае да мулрак булган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, шәһәр халкы шикәр комын да бик теләп ала. Тугыз атна эчендә ярминкәләргә барлыгы 883,5 тонна шикәр комы китергәннәр. Анысы узган елгыдан 52,9 процентка күбрәк.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре