Айны кран ярдәмендә куячаклар, бу эшкә профессиональ альпинистлар җәлеп ителгән. Барлык чаралар да кирәкле иминлек чараларын саклап үткәрелә, дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Музей-тыюлыкта шулай ук потенциаль күзәтүчеләргә карата да барлык кирәкле иминлек чаралары сакланачагын искәрттеләр.
«Монтажлау эшләре һава шартларын исәпкә алып башкарыла, шуңа күрә планлаштырылган эшләрнең датасы һәм вакыты үзгәрергә мөмкин. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларның вакытлыча кертелгән чикләүләрне аңлап кабул итүләрен үтенәбез», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Сөембикә манарасын реставрацияләүгә 136,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аның хәзерге этабы 2026 елның декабрендә тәмамланырга тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез