Казанның Совет районы прокуратурасы 38 яшьлек ир-атка карата кузгатылган эш буенча гаепләүне хуплаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып яза.
Әлеге ир-ат узган елның 12 октябрендә Җиңү проспектында урнашкан йорттагы бер фатирда ремонт ясаганда 100 мең сумлык алтын әйберләр урлаган.
Эшче үз гаебен таныган һәм зыянны өлешчә каплаган. Суд аны шартлы рәвештә ирегеннән бер елга мәхрүм иткән.