Татарстанда 36 яшьлек ир-ат шпион каләме өчен суд хөкеме алдына басачак

Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Казанның Идел буе районы прокуратурасы 36 яшьлек ир-атка карата шпион каләмен сатып алган өчен гаепләү карары чыгарган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, “шпион” ир май аенда яшерен генә аудио һәм видео яздыру мөмкинлеге бирердәй махсус техник чара сатып алган. Интернет аша юнәтелгән җайланма шариклы каләм рәвешендә булган.

Ир-атка карата “Яшерен рәвештә мәгълүмат алу өчен билгеләнгән махсус техник чараларның законсыз әйләнеше” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. Әлеге статья нигезендә иң зур җәза – 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Ул үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эшен Казанның Идел буе районы судына карап тикшерүгә тапшырганнар.


Фикер өстәү