Татарстанда 18 яшьлек егетне кеше үтергән өчен 15 елга хөкем иткәннәр

Татарстан прокуратурасы Казанда яшәүче 18 яшьлек егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне хуплаган.

Ул балигъ булмаган танышын авыр һәм аеруча авыр җинаять кылуга җәлеп итүдә, шулай ук талау максатында һөҗүм итүдә, кеше үтерүдә гаепләнелә. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып яза.

Суд ачыклаганча, әлеге егет балигъ булмаган дусты белән 2022 елның 15 сентябренә каршы төндә урамда очраклы рәвештә бер кешегә һөҗүм итеп, аның 5 мең сумлык чамасы мөлкәтен талап алган. Шуннан соң, ике дус, “Себер тракты” җәмәгать транспорты тукталышындагы эскәмиядә йоклап яткан ниндидер бер ир-атны кыйнап, аяклары белән тибеп, башына шешә белән китереп бәргәннәр. Ир-ат, аңына килмичә, җан тәслим кылган.
Нәтиҗәдә суд егетне 15 елга хөкем иткән. Ул катгый режимдагы төрмәдә утырачак. Балигъ булмаган дусты исә 9 елга төзәтү колониясенә озатылачак.


Фикер өстәү