Татарстан Югары суды яңа туган баласын үтерүчене гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән

Бүген Казан Югары судында Руслан Нәҗмиевка карата хөкем карары чыгарганнар. Ул ике кешене үтерүдә һәм мошенниклыкта гаепле дип танылган, дип яза “Татар-информ”.

“Гаепле дип танырга һәм махсус режимдагы колониядә гомерлек төрмә җәзасына хөкем итәргә”, – дигән судья.

Моннан тыш суд һәлак булган Холдееваның олы кызы өчен – 1 миллион сум күләмендә, телефонсыз калган Әхмәдиев өчен – 15 мең сум күләмендә матди зыянны түләтү турында карар чыгарган.

Исегезгә төшерәбез: Руслан Нәҗмиев – Россия гражданины. Озак еллар буе Казахстанда яшәгән. Анда Елена Холдеева белән танышкан. Еленаның беренче иреннән кызы булган. Русланнан 12 яшькә зуррак булуына карамастан, ике арада мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Берникадәр вакыттан соң Елена йөккә узган. Йөкле чагында Руслан белән дусларча аерылышкан.

Кызы тугач, Елена ирдән, аякка басканчы, бурычларын түләп бетергәнче, баланы үзенә алып торуны сораган. Ир, ризалашып, кызны Казахстан башкаласы Нур-Солтаннан башка шәһәргә – Атбасарга алып киткән.

Әмма берәр ай чамасы узуга ук кызчык әтисен ялыктыра башлаган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир котырынып китеп, 1 айлык нарасыйны кулына алган да бөтен көченә башы белән бетон багана китереп бәргән. Бала шундук һәлак булган. Шуннан соң сабыйның мәетен капчыкка салып, коега ыргыткан. Еленаның үзенә һәм зур кызына, кызчык минем гаиләдә бик әйбәт тәрбияләнә, дип алдаган. Шул ук вакытта Руслан элекке сөеклесе һәм аның кызы янында еш кунак булган, аларны бәйрәмнәр белән котлаган.

Өч ел чамасы узгач, Холдеева бурычларын түләп бетергән дә баланы кире кайтаруны сорый башлаган. Нәҗмиев, янәсе, сабыйны алып китү өчен, аның үзен Атбасарга чакырган. Елена килгәч, ир баланы үтерүен әйткән. Болар сугыша башлаган. Шунда Нәҗмиев Еленаны үтергән: башына һәм гәүдәсенең башка өлешләренә 14 тапкыр пычак белән һәм 16 тапкыр ниндидер очлы әйбер белән кадаган.

Шуннан соң Нәҗмиев, Россиягә качып, Казанга юл тоткан. Питрәч районындагы бер авылда яшәүче танышы янына киткән. Биредә тәмәкегә дип кибеткә баручы Айрат Әхмәдуллинны юлда очраткан. Алар сөйләшеп киткәннәр. Бергәләшеп сыра эчәргә булганнар. Берникадәр вакыттан соң Нәҗмиев Әхмәдулиннан телефонын сорап алган да юк булган. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.


Фикер өстәү