Татарстанда сырхауның үлемендә гаепле дип танылган хирург – медицина фәннәре кандидаты төрмәдә утырачак

Аны ярты елга төрмә җәзасына хөкем иткәннәр.
Казанда 12нче шәһәр хастаханәсенең элекке хирургы Айдар Абдульяновка хөкем карары чыгарылган. Аны саксызлык белән үлемгә китерүдә гаепле дип тапканнар. Бу хакта Казанның Авиатөзелеш районы суды сайтында хәбәр ителгән.

Табиб, медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, 6 айга төрмә җәзасына хөкем ителгән. Моннан тыш суд хирургка, матди зыянны каплау өчен, вафат булган кызның әнисенә бер миллион сум акча түләү бурычы куйган.

Тикшерүчеләрнең мәгълүматларына караганда, узган елның гыйнвар аенда хастаханәгә 25 яшьлек хатын-кызны китергәннәр. Ул эч авырту, косу билгеләре белән кергән. Табиблар сырхауның корсак куышлыгында кинәт башланган ниндидер чир тапкан.

Диагнозны раслау өчен хирург видеолапараскопия ясарга булган. Эчке органнарга кечкенә генә тишемнәр аша операция ясау мөмкинлеге бирүче заманча ысул бу.

Айдар Абдульянов процедура барышында корсак куышлыгының бер өлешенә зыян китергән. Шул сәбәпле корсак эчендә кан киткән. Сырхау, бик күп кан югалту сәбәпле, берничә сәгатьтән вафат булган. Суд-медицина экспертизасы хирург гамәленең сырхауның үлеменә китерүен билгеләгән.

Айдар Абдульянов “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән исемгә ия. Медицина фәннәре кандидаты, югары уку йорты доценты. Быел август аенда күп еллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


Татарстанда сырхауның үлемендә гаепле дип танылган хирург – медицина фәннәре кандидаты төрмәдә утырачак” язмасына фикерләр

  1. Бик яхшы ,кешелекле хирург иде, Айдар Василович , кызганыч.Арты хэерле булсын.

Фикер өстәү