«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы оештыру комитеты утырышы узды

Язгы эшләргә көзен нәтиҗә ясыйлар. Мәскәүдә Киләсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумының оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рухи үсеш, туризм, кадрлар мәсьәләсен күтәрергә, икътисадка файдалы юнәлешләр турында да онытмаска – яңа форумга әзерлек бүгеннән башлана.

– Быел форумга кызыксыну зур булды, дөньяның 80 иленнән 16 меңләп кеше катнашты. Катнашучылар географиясе дә киң иде. Бу – БДБ илләре, Африка, Якын Көнчыгыш, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре. Форум мәйданчыкларында рекордлы күләмдә – 200ләп чара узды, 130дан артык килешү төзелде, – дип ассызыклады Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. – Киләсе форум 2024 елның 16-17 маенда узачак.

«KazanForum» чарасының оештыру комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге вазгыятьтә Казандагы форум Россия һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өчен төп мәйданчык булып тора.

– 2024 елда чара 15 нче мәртәбә узачак, – диде ул. – Форум кысасында Ислам дөньясы илләре белән хөкүмәтара комиссияләр утырышын оештырырга, шулай ук илебезнең дүрт төбәгендә – Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Башкортостанда ислам банкингын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясарга тәкъдим итәбез. Бүген бу мөселман дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен әһәмиятле ысул. Шулай ук даими катнашучыларыбызга рәхмәт белдерү һәм форумның 15 еллыгы уңаеннан махсус бүләк булдыруны да мөһим дип саныйбыз. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең махсус утырышын оештыру нияте дә бар.

Чара өчен традицион булган тематик юнәлешләрне калдырып, аның эчтәлеген тагын да баетырга кирәк дигән фикергә килде утырышта катнашучылар.

Бу җәһәттән Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

– «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы, халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, хәләл-ярминкә, мода фестивале кебек чараларны киләсе елда да саклап калырга кирәк дип уйлыйбыз. Төньяк-Көньяк транспорт коридоры, нефть-газ-химия тармагына, медицина хәләл-туризмына багышланган сессияләр, ике ил арасындагы аерым сессияләргә (Россия – Азәрбайҗан, Россия – Малайзия) ихтыяҗ зур булды. Моннан тыш, инфраструктура, аерым алганда төзелеш һәм күчемсез милек, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча темаларны көчәйтергә тәкъдим итәбез, – диде.

Марат Хөснуллин рухи якны да онытмаска өндәде. Әйтик, туризм, рухи үсеш һәм руханилар темалары буенча махсус чаралар уздыру мөмкинлеген карарга, кадрлар сәясәте кысаларында югары уку йортларында укыту мәсьәләләренә игътибар бирергә.

– Форумга кадәр әллә ни күп вакыт калмады, – диде вице-премьер. – Без барыбыз да форумны файдалы итеп үткәрүгә өлеш кертергә тиеш. Аның гамәли нәтиҗәсе булырга тиеш. Быел башкарган эшегез өчен һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Билгеле булганча, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле уздырыла. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә ул 2023 елдан федераль дәрәҗәдә оештырыла.


Фикер өстәү