Фәрит Мөхәммәтшин республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында республиканың төрле районнарындагы суд участокларына билгеләп куелган җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Хезмәт таныклыкларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.  

Республика парламенты җитәкчесе җыелганнарны җәмәгать судьясы вазыйфасына сайланулары белән котлады һәм аларның хакимият тармагының халыкка иң якын вәкилләре булуын билгеләп үтте. «Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 190 җәмәгать судьясы үз вәкаләтләрен башкара, алар йөзләгән мең җинаять, граждан һәм административ эшләрен карый, — диде ул. — Узган елда алар тарафыннан 630 меңнән артык эш һәм материал каралды».

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан Президенты ярдәме белән 2021-2024 елларда республика бюджетыннан кичектергесез карарлар таләп ителгән урыннарда җәмәгать судьялары биналарын капиталь төзекләндерүгә 146 млн сум акча бүленәчәк. Узган ел программа чаралары кысаларында Казан, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә биналарга капиталь ремонт ясалган. Ә 16 суд участогы бинасында планлы ремонт эшләре башкарылган.

Татарстанда җәмәгать судьялары институтының кадрлар базасын ныгыту турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин судьяларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә игътибар итте. «Җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасы камилләштерелә, — диде ул. — Татар телен куллануны киңәйтү максатларында 2021 елда «Суд эшендә татар теле» темасына кыска сроклы курслар оештырылды. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында барлык суд участокларында да сакланган элемтә каналлары уздырылган. Кадрларның алышынып тору проблемасын хәл итү өчен күп эшләнә, ә ул исә эшнең гадәттән тыш күплеге һәм хезмәт хакының аз булуы белән аңлатыла. 2022 елда җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын уртача 22 процентка арттыру көтелә».

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда цифрлаштыру елы дәүләт хакимиятенең барлык органнарын цифрлы трансформацияләү өчен стимул булырга тиеш. Суд хакимияте дә монда искәрмә түгел. «Төзелгән инфраструктурада судка электрон язылу, иск белдерүләре бирү һәм кирәкле документлар алу мөмкинлеген тормышка ашырырга кирәк, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. — Шулай ук суд приставлары хезмәте белән дә электрон хезмәттәшлек оештыру планлаштырыла. Киләсе этап гражданнар эшләрен онлайн карауны оештыру булачак. Видеоконференция элемтәсе өчен җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан 119 млн сум акча бүлеп биреләчәк».

Фәрит Мөхәммәтшин, әмәгать судьяларына һөнәри осталык һәм уңышлар теләп, республикада законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, татарстанлыларның хокукый культурасын күтәрүгә алар үз өлешләрен кертерләр, дигән ышаныч белдерде.

Җәмәгать судьяларын шулай ук республика Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев котлады. «Җәмәгать юстициясе илдә суд хакимияте системасын формалаштыруда төп рольне уйный. Шуңа күрә сезнең һөнәри һәм әхлакый сыйфатларыгыз бик мөһим», — дип ассызыклады ул. Һәм юристның дүрт төп сыйфатын искә төшерде: дөресен сөйләү, тиешле эш башкару, эшне намус белән үтәү, кыенлыкларга түзү.

Җавап сүзе белән Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 2 суд участогы җәмәгать судьясы Айрат Габделхаков чыгыш ясады.

Хезмәт таныклыгын бүген республиканың 14 җәмәгать судьясы алды.


Фикер өстәү