Партия юлы. «Бердәм Россия»нең Татарстандагы эшенә нәтиҗә чыгарды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабат «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды. Төбәк бүлегенең Казанда узган XXXIV конференциясе делегатлары шундый карар кабул итте. Төбәк бүлегенең узган 5 елдагы эшенә нәтиҗә ясалган җыелышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, республика районнарыннан 160ка якын делегат катнашты.

Нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин узган ел Дәүләт Думасына сайлауда Татарстанның «Бердәм Россия»гә күпчелек тавыш биргәнлеген искә төшерде. Аның әйтүенчә, сайлаудагы уңышлары теләсә кайсы партиянең оештыру-сәяси мөмкинлекләрен бик ачык күрсәтә. «Бу җәһәттән горурланырлыгыбыз бар: «Бердәм Россия»гә һәм аның кандидатларына күрсәтелгән ышаныч – республикада һәрвакыт югары. Дәүләт Думасына соңгы сайлауда да шулай булды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, ирешелгән уңышларның нигезен хакимият белән җәмгыять, партия институтлары арасында урнашкан ышанычлы мөнәсәбәтләр билгели.
«Партиянең Татарстандагы бүлеге илдә беренчеләрдән булып партия әгъзалары санын барлау буенча киң колачлы эш үткәрде. Нәтиҗәдә 13 меңгә якын кеше, яки һәр 10 кешенең берсе исәптән алынды, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Партия әгъзалары төрле сәбәпләр буенча исәптән алынган. Төп сәбәп (93 процент) – 6 айдан соң исәптән төшмичә генә яшәү урынын алыштыру.

Гыйнвар ае башына төбәк бүлеге 45 җирле һәм 2 меңнән артыграк башлангыч бүлекне берләштерә. Аның сафларында 129 мең кеше исәпләнелә. Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Казан, Чаллы, Алабуга, Апас, Нурлат, Яшел Үзән, Мамадыш, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара, Әтнә җирле бүлекләренең эшен уңай телгә алды. Аның сүзләренә караганда, партия әгъзалары төбәктәге иҗтимагый оешмалар белән актив төстә хезмәттәшлек итеп килә.

Пандемия шартларында партия эшендә цифрлаштыру һәм югары техологияләр аеруча әһәмиятлегә әйләнде, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Узган елда «бердәмроссиялеләр»нең онлайн чаралары республикада яшәүче 260 меңнән артыграк кешене җәлеп иткән. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, кешеләр белән аралашып эшләү төбәк бүлеге эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк кабул итү бүлеген кертеп, барлыгы 52 иҗтимагый кабул итү бүлеге аша халык белән аралашу хәл ителеп килә. «Рөстәм Нургалиевич, «Бердәм Россия» 2022 елга – Сезнең тарафтан игълан ителгән Цифрлаштыру елына лаеклы төстә керде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп. – Без видеоэлемтә, онлайн конференцияләрне, электрон документлар әйләнешен көндәлек эшкә беренчеләрдән булып керттек».

Андрей Турчак төбәк бүлеге эшен югары бәяләп, Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын бүлек җитәкчесе сыйфатында яңа срокка тәкъдим итте. «Фәрит Хәйруллович өчен төбәк бүлегенә җитәкчелек итү – мактаулы вазыйфа түгел, ә бик җаваплы эш. Аның белән ул «24/7» режимында елына 365 көн шөгыльләнә», – дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга Андрей Турчак.
Конференциядә катнашучылар Турчак фикере белән килешеп, Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын хуплады һәм аны яшерен тавыш бирү юлы белән республика «бердәмроссиялеләр»е башлыгы итеп кабат сайлады.

Турчак әйтүенчә, республика халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны уңышлы тормышка ашырып килүче алдынгы төбәк булып тора. «Татарстан җитәкчелеге, Рөстәм Миңнеханов халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча киң колачлы бурычлар куеп килә. «Бердәм Россия» өчен дә федераль «Халык программасы»нда билгеләнгән төп юнәлеш бу. Моннан тыш республикада «Безнең ишегалды» программасының нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтәсем килә. Ул күп яктан федераль дәрәҗәдә гамәлгә кертүгә лаек», – дип йомгаклады сүзен Турчак.

Конференциянең рәсми йомгаклау өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. «Соңгы елларда байтак кыенлыклар булды, аларны бергәләшеп хәл иттек. Илне үстерү өчен кирәкле булган карарлар да, икътисадның үсеш темплары, кешеләрнең керемнәре кимү дә, коронавирус пандемиясе дә бу. Форсаттан файдаланып, пандемиянең аянычлы нәтиҗәләрен җиңүгә ярдәм иткән өчен, кешеләребезгә булышкан өчен депутатларга, партиянең волонтерлык штабына аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искә төшереп үткәнчә, 2021 елның декабрендә партия съездында дәүләт башлыгы Владимир Путин, «сәясәтебез үзәгендә, планнарыбыз үзәгендә – нәкъ менә кеше», дип билгеләп үткән. Ә партия Рәисе Дмитрий Медведев съездда «Халык программасы»нда билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәүне төп максат итеп куйган. «Болар – безнең өчен өстенлекле бурычлар», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү