Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» проектлары халык проблемаларын хәл итүне күздә тота»

«Бердәм Россия» партиясене барлык партия проектлары халык проблемаларын хәл итүне күздә тота», – дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең сәяси советы Президиумы утырышында. Парламент башлыгы шулай ук «Бердәм Россия» активына партия проектларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә кушты.

«Партия проектларын гамәлгә ашыруның роле зур әһәмияткә ия, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Партия проектлары халык өчен ачык булырга тиеш. Дәүләт Советы Рәисе бердәмроссиялеләрне проектлар кураторлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.

2023 елда Татарстанда партия проектларының ничек гамәлгә ашырылуы турында Дәүләт Советы депутаты, төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова сөйләде. «Хәзерге вакытта республикада «Бердәм Россия»нең барлык 24 проекты, шулай ук 4 төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла», – дип белдерде ул.


Фикер өстәү